

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын үткәрде, анда 2030 елга кадәр республикада балаларга өстәмә белем бирүне үстерү концепциясен карадылар. Андрей Назаров әйтүенчә, бүген өстәмә белем алу - үз-үзеңне үстерү һәм ул ирекле сайлау хокукын бирә, яңа һөнәр үзләштерерга ярдәм итә.
– Русия Хөкүмәте 2030 елга кадәр балаларга өстәмә белем бирүне үстерү концепциясен раслады. Аны ике этапта гамәлгә ашыру планлаштырыла. Беренчесе быел ук старт алачак, икенчесе - 2025 елдан 2030 елга кадәр. Төбәк дәрәҗәсендә шулай ук 2030 елга кадәр өстәмә белем бирү концепциясе эшләнде, - диде Андрей Назаров.