

25 августтан 27 августка кадәр Мәскәүдә Балалар мәдәни форумы уза.
Русиянең төрле почмакларыннан мең ярым сәләтле бала осталык дәресләрендә, остаханәләрдә һәм лекцияләрдә катнаша.
Башкортстан делегациясендә – сигез сәләтле бала. Алар барысы да – Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары, иҗади форумнарда һәм фестивальләрдә катнашучылар.
Ника Мартюченко, Милена Кулик, Сәлимә Хәмитова, Алан Шамёнов, Илана Садыйкова, Фатыйма Сынбулатова, Зарина Юнысова, Арсений Гайнуллин балалар волонтерлыгы турында, кинода кастинглар, заманча медиа, башкару мәктәбенең традицияләре, шулай ук театр, башкару һәм музыка сәнгате турында кызыклы фактлар беләчәк.
Форум эшендә күренекле мәдәният эшлеклеләре Сергей Безруков, Игорь Бутман, Елена Гагарина, Юлиана Слащева, Николай Цискаридзе катнаша.