

Югары Яркәйдә Илеш районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсндә БР Хөкүмәте премьер-министрының урынбасары Азат Бадранов та катнашты.
Ул 12 августта узган республика август киңәшмәсендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров билгеләгән мәгариф системасы үсешенең төп мәсьәләләренә тукталды.
–Республика Башлыгы патриотик тәрбия бирүне педагоглар һәм ата-аналар алдында торган өстенлекле мәсьәләләрнең берсе икәнлеген ассызыклады. Ватанпәрвәрлек тойгысы мәктәп эскәмиясеннән салынырга һәм ил өчен хәлиткеч моментларда ачыкланырга тиеш, – диде беренче вице-премьер.
Азат Бадранов шулай ук Русия Мәгариф министрлыгы яңа уку елыннан зур проектка старт бирә, дип белдерде. Бу атна саен дәрестән тыш узучы “Разговор о важном” дип аталган дәресләр циклы. Беренче вице-премьер сүзләре буенча, мәктәп укучылары белән бүген ачыктан-ачык сөйләшергә, аларны кызыксындырган темаларга ихлас аралашырга кирәк. Радий Хәбиров башлангычы белән патриотик тәрбия бирүне иң яхшы оештыру буенча республика конкурсына старт биреләчәк. Иң лаеклы 10 мәктәп миллионышар сум акча алачак.
Чыганак: pravitelstvorb.ru