Мәгариф, мәгърифәт
20 август 2022, 11:40

Башкортстанда ничә югары уку йорты бар?

Быел абитуриентлар документларын берничә ысул белән тапшыра ала.

Башкортстанда ничә югары уку йорты бар?Башкортстанда ничә югары уку йорты бар?
Башкортстанда ничә югары уку йорты бар?

Башкортстанда югары уку йортына кабул итү кампаниясе дәвам итә.

Безнең республикада 9 дәүләт югары уку йорты, Русия дәүләт югары уку йортларының 6 филиалы, 2 дәүләтнеке булмаган вуз һәм 2 дәүләтнеке булмаган югары уку йортының филиалы бар.

2022/2023 уку елына Башкортстан Республикасы югары уку йортларында 14 374 бюджет урыны билгеләнгән.

- Быел абитуриентлар документларын берничә ысул белән тапшырды: «Вузга онлайн керү » сервисы аша; электрон почта аша; вуз сайтында шәхси кабинет аша, шулай ук кабул итү комиссиясе әгъзалары белән турыдан - туры бәйләнешкә кереп, -дигән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов.

Бюджет урыннарының иң күп саны булган әзерлек юнәлешләре бишлегендә: Мәгариф һәм педагогика фәннәре (2 356 урын), Клиник медицина (1 784 урын). Шулай итеп, 2022 елның 20 августына барлыгы 148 356 гариза бирелгән. 2021 елның кабул итү кампаниясе белән чагыштырганда, 2022 елда бирелгән гаризаларның саны 1,8%ка (145 688 гариза) күбрәк, 2020 ел белән чагыштырганда - 18,2% ка (121 404 гариза). Иң зур конкурс – УДАТУда – бер урынга 18 кеше, КДНТУ белән БДПУда.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас