

Башкортстанда яңа югары уку йорты – Уфа дәүләт фән һәм технологияләр университетын төзүгә багышланган брифинг барышында республика башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыханов Уфада "зур университет" булдыру дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге программасын тормышка ашыру һәм төбәктә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген киңәйтү этапларының берсе булуын билгеләп үтте:
“Хәзер бездә укытучылар составының 18% ы фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Яңа университет теләге бу санны 50% ка җиткерү".