Мәгариф, мәгърифәт
13 июль 2022, 06:05

Фикер алыштылар

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт утырышы үткәргән. Анда  2022-2026 елларда республикада урта һөнәри белем бирү үсеше стратегияләре буенча фикер алышканнар.

Урта һөнәри белем бирү стратегиясе үсеше квалификацияле эшчеләрне, служащийларны, һәм урта звено белгечләрен  әзерләү өлкәсендге төп күрсәткечләрне, максатларны һәм мәсьәләләрне билгели. Проектның максаты –  хезмәт базарында конкурентлык сәләтенә ия һәм дөнья стандартлары дәрәҗәсендә  нәтиҗәле эшкә әзер квалификацияле кадрларны әзерләүне камилләштерү.

Андрей Назаров республикадагы урта һөнәри белем бирү системасы Идел буе федераль округта иң зурысы дип белдерә. Ул 96 колледж һәм аларның 41 филиалын үз эченә алып тора.

–Урта һөнәри белем бирү системасы әһәмияте федераль дәрәҗәдә дә арта. Аның үсешенә ил Президенты Владимир Путин  зур игътибар бүлә.  Бүгенге көндә системага “Мәгариф” милли проекты буенча саллы ярдәм күрсәтелгән. Өч елда Башкортстан мәгарифе үсешенә 515 миллион сум федераль субсидияләр җәлеп ителгән, – ди Премьер-министр.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас