Кайда белем алу кыйммәтрәк?

Иң яхшысы - бушлай уку, әлбәттә. 

ru24.netru24.net
Фото:ru24.net

Вузларга керү кампаниясе старт алды. Көн саен  абитуриентлар университетларга документлар тапшыра.

Һәр университетта иң югары бәяле белгечлекләр бар.

Мәсәлән, БДУның “юриспруденция”  (Швейцария халыкара хокук академиясенең ике диплом программасы) белгечлеге буенча  бер ел уку өчен 350 мең сумны чыгарып салырга туры киләчәк.  Аннан бераз гына “наноматериаллар” (162,7 мең сум) һәм “геологик разведка технологиясе” (162 мең сум) белгечлекләре калыша.

Авиация университетында “очу аппаратлары һәм двигательләренең техник эксплуатациясе” (270 мең сум), “мехатроника һәм робототехника” (220 мең сум), “программалы инженерия” (195 мең сум) белгечлекләре буенча инглиз телендә белем алу иң кыйммәтлеләрдән санала.

Нефть һәм педагогия университетларында “дизайн” белгечлеге иң кыйммәтлеләрдән санала. М. Акмулла исемендәге БДПУда “компьютер графикасы һәм анимация”  белгечлеге буенча бер ел белем алу 282,43 мең сумга төшә. УДНТУның “дизайн” һәм “костюм һәм  тукыма әйберләр  тегү” белгечлекләре  210 мең сум тора.

М.Акмулла исемендәге БДПУда иң арзанлы белгечлекләр – “педагогик белем” һәм “психологик-педагогик белем” (142,7 мең сум).

БДМУ “стоматология” белгечлеге иң кыйммәтлесе. Бер ел белем алу 224 мең сумга төшәчәк. “Дәвалау эше” профилендә бер ел уку – 199,62 мең сум. Бу вузда “клиник психология” белгечлеге буенча уку иң очсызыннан санала. Бер ел укуыр өчен 124,18 мең сум түләргә булачак. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас