Кеше китә, җыры кала...

Чакмагыш авылында районның легендар шәхесе, – БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, үткер каләмле журналист һәм танылган туган якны өйрәнүче шәхесХәйдәр Басыйровны искә алу кичәсе булып узды.

Кеше китә, җыры кала...Кеше китә, җыры кала...
Кеше китә, җыры кала...

Чакмагыш авылында районның легендар шәхесе, – БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, үткер каләмле журналист һәм танылган туган якны өйрәнүче шәхесХәйдәр Басыйровны искә алу кичәсе булып узды.

   Чараның беренче өлешендә Хәйдәр Фәйзрахман улына үзе өч дистә елга якын баш мөхәррир булып эшләгән Игенче” гәзите редакциясе бинасы диварында (әлеге бинаны нигез ташыннан алып ул үзе төзеткән) мемориаль тактаташ ачылды.

   Шушы районда туып-үскән, бар гомерен туган ягын, сөйгән халкын данлауга багышлаган талант иясен хөрмәтләргә бу көнне район хакимияте һәм республика җәмәгатьчелеге вәкилләре,Уфадан, Казаннан һәм башка яклардан бик күп кунаклар – журналистлар, язучылар, фән эшлеклеләре, Хәйдәр абыйның дуслары-хезмәттәшләре, гаиләсе, аның иҗатын яратучылар һ.б. җыелды. Тантаналы хәтер кичәсен ачып, Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев килгән кунакларны тәбрикләде һәм Хәйдәр аганың исеме район тарихына алтын хәрефләр белән язылган дип белдерде.

   -Хәйдәр Фәйзрахман улы туган районы һәм республикасы өчен күп эшләр башкарды. Чакмагыш районы турындагы энциклопедияне бастырып, матур даныбызны бар республикага танытты, хәзер ул безнең өстәл китабына әверелде. Гомумән, Хәйдәр ага һәр китабында районыбызның данлы тарихын, аның эш сөйгән кешеләрен яктыртты, – диде Реканс Фәнил улы.– Тарих бит ул 1-2 елда гына язылмый, ә дистә еллар дәвамында тынгысыз хезмәт салуны таләп итә. Аның кебек данлы шәхескә мемориаль тактаташ ачу тәкъдимебезне Башкортстан Хөкүмәте дә хуплады. Хәйдәр ага үзенә алмашка булдыклы ул һәм кыз калдырды, алар бүген дә аның эшен дәвам итәләр. Аның әле бик күп җыелган материаллары калды, барсы да басылып дөнья күрер дип ышаныйк.Хәйдәр Фәйзрахман улы легендар кеше булды, аның исеме безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

   Хәйдәр абыйның 55 ел бергә гомер кичергән сөекле тормыш иптәше, аның киңәшчесе һәм алиһәсе булган Фәһимә Шаһгали кызы чыгышын кунаклар алкышлап каршы алды.

  • Бик бәхетле гомер иттек, моның өчен Ходайга рәхмәтлемен. Хәйдәр үзе дә, аның кул астында эшләгән хезмәткәрләр дә тугрылыклы, фидакарь булдылар. Хәтеремдә, әлеге бинаны төзегән вакытта барсы да җиң сызганып төзелештә дә эшләделәр, гәзитне дә вакытында һәм эчтәлекле итеп чыгарып килделәр. Без редакциядә эшләүчеләр белән туганлашып беттек, барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрә идек,- диде Фәһимә ханым.- Гәзит эше гаять катлаулы, җаваплы эш, анда һәр хәреф өчен җавап бирергә кирәк. Гәзитнең хәзерге редакторы Фәнис Әмирханов җитәкчелегендәге редакция коллективы Хәйдәремнең эшен лаеклы дәвам итә, шуңа шатланам.

Чакмагыш – талантлы шәхесләргә бай як. Ә Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров алар арасында аерым бер урын алып тора.Хезмәт юлын гади эшчедән башлаган Югары Аташ авылы улы, тормышның балык сынауларын уңышлы үтеп, исән чакта ук үзенә һәйкәл куйды”, ди бүген якташлары.

   Хәйдәр Басыйров, шактый тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң гына югары белем ала һәм, туган районына кайтып, яшь буынга тәрбия бирү юнәлешендә эш башлый: башта редакциядә әдәби хезмәткәр була, шул ук вакытта урындагы радиотапшыруларны алып бара, аннан ВЛКСМның Чакмагыш райкомының беренче секретаре итеп сайлана,ә 1975 елдан башлап,өч дистә елга якын,“Игенче”район гәзитенең редакторы йөген тарта, шул ук вакытта әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: аның көн кадагына суккан мәкаләләре, сатирик хикәяләре Башкортстан һәм Татарстан басмаларында даими дөнья күрә. Күп тапкырлар съездларга – делегат, Чакмагыш район советы депутаты итеп сайлана. Ә шаулап-гөрләп үткән район сабантуйлары соң? Чакмагыш районы халкы һәрвакыт сабантуйларны –  Хәйдәр абыйның көр күңелле һәм шаян репортажлары, ә Хәйдәр абыйны – Сабантуйлар белән бербөтен итеп күзаллады. Юкка гына чакмагышлылар аны “Сабантуй аксакалы” исеме белән бүләкләмәде бит!

Хәйдәр абыйның тормышын әнә шул сабантуйлардагы чабыш аты белән генә чагыштырып буладыр да. Ә чабыш атлары кинәт туктый алмыйлар! Ул да, хаклы ялга чыкканнан соң һич туктап калмады, ә тагын да мәшәкатьлерәк хезмәткә – әдәби иҗат дөньясына кереп чумды. Китап артыннан китаплары чыга торды һәм менә әле үткән хәтер кичәсендә аларның егерме дүртенчесе – үзе исән чагында язып бетергән, ләкин үз куллары белән басмага бирергә өлгермәгән“Гөл чәчеп җиргә” дип аталганының китап туе үтте.

   Авыр чир белән көрәшеп, үткән ел бакыйлыкка күчкән Хәйдәр Фәйзрахман улы истәлегенә район күләмендә күп чаралар үткәрелә. Хәйдәр ага  чын журналист буларак туган халкына игелекле хезмәт күрсәтте, аның үзен дә, ул мөхәррирлек иткән гәзитне дә яраттылар, шул елларда район гәзите иң зур тираж җыюга иреште. Ул тормышта һәрвакыт лидер булды, ләкин нинди генә җаваплы вазифада эшләмәсен, гел әхлаклы, тәрбияле, олыны-олы, кечене-кече итә белә торган кеше булып калды. Хезмәттәшләренең күңелен үстерү һәм барсын да фатирлы итү өчен бар тырышлыгын биргән талантлы җитәкче дә ул. Аның белән бергә эшләгән , аны белгән-аралашкан һәркем, һәрвакытта да Хәйдәр абый турында тик җылы хатирәләр генә саклый. Ул һәрчак районның чын патриоты булды, яшьләр белән дә бу юнәлештә максатлы эш алып барды. Аның тәрбия алымнарын район, республика, хәтта ил күләмендә яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләүдә куллану бик тә отышлы булыр иде дип ышанам мин.

   Чараның икенче өлеше, Хәйдәр абыйның соңгы китабының презентациясе, район мәдәният йортында үтте. Залдагы халык Хәйдәр абыйның кадерле йөзен фотосурәтләрдә, видеоязмаларда күреп, “Гөлләр чәчеп җиргә” дип аталган соңгы автобиографик китабыннан өзекләрне тын да алмый карап-тыңлап утырды. Сәхнәдә кунакларның чыгышы Чакмагышның үзешчән сәнгать осталарының дәртле җыр-биюләре белән озатылып барды.

Кичәдә Чакмагыш район хакимияте башлгы урынбасары Светлана Фларис кызы болай диде:

   -Хәйдәр Фәйзрахман улы районыбызның күренекле, хөрмәтле шәхесе. Ул үзе гади дә, талантлы да иде, ә башкарган эшләре исә гасырларга җитәрлек! “Легендалар беркайчан да үлми” диләр. Хәйдәр абый да райондашлары күңелендә һәрчак балкып яначак!

“Игенче”дә баш мөхәррир булып эшли башлаган елларда ук Хәйдәр абый “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбен булдырып безне, төрле авылларда яшәүче мәктәп укучыларын, журналист һөнәренә гашыйк итте. Бүген без, аның укучылары, республиканың мәртәбәле басмаларында эшләвебез белән аңа да бурычлыбыз. Ул һәрвакыт безнең хәлләрне белешеп, еллар дәвамында акыллы киңәшләрен биреп торды, соңгы көннәренә кадәр хөрмәтле остазыбыз булып калды. Кичәдә, барлык шәкертләре исеменнән чыгыш ясап, “Тулпар” республика яшьләр журналының бүлек мөдире, БР Атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Дилбәр Булатова болай диде:

   -Хәйдәр абый соклангыч шәхес иде. Ул бик күпләребезгә журналистикага тәрәзә ачты. Ә район тарихы, аның кешеләре турында саллы китаплар язып, ул тулы бер энциклопедия институты бүлеге эшләрлек зур хезмәтләрне башкарып чыккан кеше. Без аңа рәхмәтлебез һәм юлын дәвам итәрбез.

   Хәйдәр абыйның егерме дүрт китабы да татар телендә басылган. Ә менә соңгысын, “Гөл чәчеп җиргә” дип аталганын, балалар-оныклар, башка милләт кешеләре дә рәхәтләнеп укый алсын өчен, Хәйдәр абыйның улы Айдар һәм кызы Эльза рус теленә тәрҗемә итәргә ният иткәннәр. Китапның “Посеяв цветы на землю” дип аталган вариантын “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, тәҗрибәле журналист Фәнис Гәрәев уңышлы башкарып чыккан. Бу эшендә аңа тормыш иптәше, “Өмет” гәзитенең бүлек мөдиреАлсу Төхвәтуллина ярдәм күрсәткән.

   -Моңсу да, тантаналы да бүгенге кичә,- диде үз чыгышында Фәнис Гәрәев. – Бик сирәк журналистларга гына тәти торган хөрмәт бу! Мин үзем Илеш егете, бүген Чакмагыш халкының Хәйдәр абый кебек талантлы улын никадәр зурлавын күреп сокландым. Күрә белгән, бәяли белгән өчен зур рәхмәт.

    Хәйдәр абый – күпләргә үрнәк шәхес, киләчәк буыннарга үзеннән соң искиткеч рухи мирас-хезмәтләр калдырып киткән журналистика аксакалы. Андый кешеләр һәрвакыт халык хәтерендә саклана, алар онытылмый!

  1. Илһам Яндәүләтов, Республика мәгълүмат үзәге директоры урынбасары: Хәйдәр аганы ул – Чакмагыш, мин Баймак район гәзите баш мөхәррирләре булып эшләгән вакыттан ук беләм һәм һәрвакыт хөрмәт иттем. Бүгенге хәтер кичәсен легендар шәхесне зурлап, лаеклы итеп оештыручыларга зур рәхмәт белдерәм.
  2. 2. Алсу Гәрәева, Чакмагыш үзәк китапханәсе директоры вазифасын башкаручы:

   Хәйдәр абый китапханәнең якын дусты булды, аның һәр басылган иҗат җимешенең китап туйларын үткәрдек. Ул һәр китабын үзәк һәм авыл китапханәләренә бүләк итеп килде, аңа бик рәхмәтлебез. Хәйдәр абыйның изге эше тукталып калмас, улы Айдар киләчәктә аны дәвам итәр дип ышанабыз.

  1. Рәсимә Ильясова, шагыйрә, Рапат авылы:

   -“Мин каләм тибрәткән кешеләрне бик яратам, ә менә шигырь язган кешеләргә чынлап гашыйкмын”,-ди иде Хәйдәр абый. Аның гашыйк булган кешеләренең берсе булуыма гел сөенеп яшәдем. Шигырьләремне китап итеп нәшер итәргә дә ул киңәш бирде. Бүген мин инде 6 китап авторы. Мин аңа корректор буларак та, материаллар җыючы булып та ярдәм иттем, мине “уң кулым” дип атый иде...

 

                                                         Гөлара Арсланова.

                                                         Уфа-Чакмагыш-Уфа.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас