+21 °С
Болытлы


2023 ел - Русиядә Укытучы һәм остаз елы булачак. Русия Президенты Владимир Путин шундый указга кул куйды. Рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган документта:
«Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген тормышка ашыручыларның статусын тану максатында 2023 елда Русия Федерацисендә Укытучы һәм остаз елын үткәрү турында карар чыгарам», — диелә.
Президент шулай ук Русия Федерациясе хөкүмәтенә өч ай эчендә оештыру комитетын булдырырга һәм төп чаралар планын әзерләп расларга кушты.