Мәгариф, мәгърифәт
10 июнь 2022, 16:59

"Мондый очрашулар бик кирәк"

"Профессионалитет – 2022": «Ростех» һәм «ОДК-УМПО» вәкилләре Уфа машина төзелеше колледжы студентлары белән очраштылар.

"Мондый очрашулар бик кирәк""Мондый очрашулар бик кирәк"
"Мондый очрашулар бик кирәк"

"Профессионалитет – 2022": «Ростех» һәм «ОДК-УМПО» вәкилләре Уфа машина төзелеше колледжы студентлары белән очраштылар.

Уфа машина төзелеше көллиятендә «Станок һәм слесарь эшләре контролеры» һөнәре буенча 1 һәм 2 курс укучылары «Ростех» һәм «ОДК-УМПО»дәүләт корпорацияләре вәкилләре белән очраштылар. Әлеге чара мәгълүмати характерга ия булды, аның максаты - студентларда һөнәри эшчәнлеккә әзерлек формалаштыру, көллиятне тәмамлаганнан соң ук предприятиедә эшкә урнашуга мотивация формалаштыру.

- Безнең республикада «Профессионалитет» кебек мөһим федераль проектны гамәлгә ашыру, һичшиксез, һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыруга уңай йогынты ясаячак, шулай ук белем бирү оешмаларының матди-техник базасын яхшыртачак, - дип билгеләп үтә БР Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. 

Очрашуда шулай ук практика үтү турында да фикер алыштылар, бу исә үзенең теоретик һәм практик әзерлеген күрсәтергә һәм эшкә тиз өйрәнеп китәргә мөмкинлек бирә.  Мондый эре компанияләрнең максатчан проектларга ярдәм итүе һәм үзләре дә үз предприятиеләре өчен сыйфатлы кадрлар әзерләү белән кызыксынулары аеруча мөһим.

- Мондый очрашулар бик кирәк, алар укучыларга кирәкле мәгълүмат алырга, киләчәктә үзләре өчен мөһим булган карар кабул итәргә булышалар, - диде министр. Уфа машина төзу колледжы студентларының игътибары «Профессионалитет» федераль проекты белән танышуга юнәлтелде, ул учреждение базасында «ОДК-УППО» оешмасы белән уңышлы тормышка ашырыла, һәм Башкортстан Республикасының машина төзу тармагын устерүгә зур игътибар бирелә.

Очрашу ахырында студентларга җәйге каникуллар вакытында «ОДК – УМПО» оешмасына эшкә урнашырга тәкъдим ителде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас