Мәгариф, мәгърифәт
10 июнь 2022, 07:25

Артык кәгазь эшеннән азат итәчәкләр

Укытучылар өчен яхшы хәбәр!

Артык кәгазь эшеннән азат итәчәкләрАртык кәгазь эшеннән азат итәчәкләр
Артык кәгазь эшеннән азат итәчәкләр

Депутатлар укытучыларны артык язу эшләреннән, ягъни даими рәвештә тапшырырга тиешле отчет эшеннән азат итәргә уйлый. Бу хакта сүз күптәннән йөри иде, менә, ниһаять, ул тормышка аша!

Чираттагы пленар утырышта Дәүләт Думасы педагогларга бюрократик йөкләнешне киметү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документ РФ Мәгариф министрлыгына мәктәп тарафыннан бирелә торган хисап документларының төгәл исемлеген расларга тиешле төгәл нормалар эшләргә тәкъдим ителә. Бу педагогларга, кәгазьгә күмелеп утырмыйча, укучыларны тәрбияләүгә күбрәк игътибар бүләргә мөмкинлек бирәчәк.

Төзәтмәләр " РФдә мәгариф турында"гы законга кертеләчәк. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас