Авыл шундыйларга таяна

Мөлаем, сөйкемле, ягымлы, назлы, уңган, тыйнак, тырыш, чибәр, моңлы — бер кешедә шулкадәр сыйфат туплана аламы соң дисезме?

Авыл шундыйларга таянаАвыл шундыйларга таяна
Авыл шундыйларга таяна

Минемчә, ала икән шул. Әйтәләр бит, булдыклы кеше бар яктан да булдыклы була дип. Зәңгәр күлләргә бай төбәк Нуриман районының Нимисләр авылында туып-үскән, бар гомерен туган авылында яшь буынга белем-тәрбия бирүгә багышлаган Зилә Заһит кызы Фәттахова нәкъ шундый булдыклы гүзәл затлардан.

         Аксыл чәчле, зәңгәр күзле шаян кыз кечкенәдән хисле-моңлы булып үсә. Кечкенә чагында утыргычка басып җырлаган кызчыкны бар да, мөгаен, бу бала җырчы булыр дип юрый. Ә Зилә үзе дуслары белән "укытучылы-врачлы" булып уйнарга ярата. Заһит һәм Гөлсылу Газизовлар гаиләсендәге алты бала арасында дүртенчесе булып туган якты карашлы Зилә һәр авыл баласына хас, җәйләрен иркен болыннарда уйнап, кышларын  чана-чаңгы шуып, әти-әнисенә булышып, уңган сылу кыз булып үсә. Класста яхшы укучылар рәтендә була. Туган телдән тыш, математика — яраткан фәннәренең берсе була.

         Урта мәктәпне тәмамлаганда медицина институтына укырга керергә карар итә. Моңа, бәлки, аның кечкенәдән авырып урында яткан сеңелесе Зәйнәп тә ниндидер бер этәргеч биргәндер. Тик кызганычка каршы, конкурстан үтә алмый. Ул елларда медицина институтына конкурс гаять зур: бер урынга 7-8 кеше. Табиб булырга карар иткән кыз конкурс баскычын үтә алмый, кире туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Кайгырып, башын иеп, күңел төшенкелегенә бирелеп йөрми. 18 яше дә тулмаган Зилә Нимисләр мәктәбенә пионервожатый булып урнашырга карар итә. Мәктәп ыгы-зыгысына күмелеп бер ел вакыт күз ачып йомганчы үтеп тә китә. Мәктәптә эшли башлаган мәлдә ул үзендә балалар белән эшләүгә көчле кызыксыну уянуын тоя. Сеңелесенең уйларын аңлап алган Башкорт дәүләт университетының математика факультетында укучы Заһир абыйсы аңа БДУга укырга  керергә киңәш бирә. Өстәвенә, Альфира апасы да шушы БДУның чит телләр бүлегендә укый. Хисчән кыз филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген сайлый.

         18 яшьлек кыз теләсә, һичшиксез, БДУның көндезге бүлегенә кереп укый алыр иде. Тик гади колхозчы булган әти-әнисен кызгана ул: ничек итеп алар берюлы өч баласына вуз белеме бирә алырлар? Кайдан һәм ничек акча җиткерерләр? Бер студент стипендиясенә генә кала җирендә җан асрап булырмы соң? Төпле итеп уйланганнан соң, мәктәптә эшләвен дәвам итеп, читтән торып укырга карар итә.

         Шулай итеп, Зилә Заһит кызы тынгысыз студент еллары белән мәктәп эшен бергә үреп алып китә. Ал хыялларга буялган кабатланмас могҗизалар гына көткән яшьлек еллары... Көндез мәктәптә укучылар белән мәш килә, кичен клубта танцылар, бәйрәм кичәләре, сәхнә түрендә җырлаулар... Шушы авыл клубында авылдашы, яңа гына армия хезмәтен тутырып кайткан Рөстәм Фәттахов белән якыннан танышып, аралашып китә. Айлы, йолдызлы төннәр, кичке уеннарга бергә чыгулар... Елдан артык очрашып йөргәннән соң, матур пар өйләнешергә карар итә. Яшьлекләренең алтын еллары: Зиләгә — 20, Рөстәмгә 22 яшь. Әти-әниләре гөрләтеп матур туй үткәргәч, яшь пар җитәкләшеп тормыш юлыннан атлап китә. Берсе — шофер, икенчесе — укытучы...

         Бүген Зилә Заһит кызының хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар: 1985 елдан Нимисләр урта мәктәбендә эшли башлау турындагы язма ул. Уфага БДУга имтихан тапшырырга барган арада да, Рөстәмен, әти-әнисен сагынып, туган авылына ашканып кайта.

         Беренче уллары Ринат тугач, яшь гаиләнең күңелле мәшәкатьләре тагын да арта. Бәби булгач, академотпуск алып була да соң... Тик Зилә курсташларыннан торып калмаска карар итә: 4 айлык баласын күтәреп килеп, сессиясен тапшыра. Бәхетенә җиңгәсенең дә яңа бәби тапкан чагы: Зилә имтихан тапшырырга киткәндә җиңгәсе Наташа Ренатны имезә. Ничек итсә дә итә, бар ихтыяр көчен төйнәп, 6 ел уку дәверендә ул бер тапкыр да зарланмый, курсташларыннан да торып калмый, университетны тәмамлый.

          1991 елда татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын кулга ала. Ә аңа кадәр Зилә Заһит кызына 1987 елның сентябреннән Нимисләр урта мәктәбендә татар теле дәресләрен ышанып тапшырган булалар инде. Диплом алган елны ул Нимисләр гомум урта белем бирү мәктәбе директоры урынбасары итеп тәгаенләнә.

         Эш, гаилә мәшәкатьләренә баштанаяк чума. Ләкин тормыш син планлаштырганча шома-көйле генә барса икән лә соң?!. Кем генә мактана ала икән тормыш мәшәкатьләре, кайгы күрмәдем дип. Юктыр андыйлар. Тормыш Зиләнең язмышына да үзенең аяусыз үзгәрешләрен кертә. Баштарак апасының бик ерак тарафларга кияүгә чыгып китүенә әнисе белән бергә бик нык әченә. Җитмәсә, апасы берничә ел буена үзе турында хәбәр дә бирми. Ананың йөрәге чыдасын гына... Әнисенең сагышларын күргән Зилә дә өзгәләнә. (Алга китеп әйтик, соңыннан апасы өч баласы белән туган авылына кайта, Зилә ханым аның мәктәп яшендәге балаларына аякка басарга ярдәм итә). Аннары БДУның соңгы курсларында укып йөргән елларда авыр чирле сеңелесе Зәйнәп вафат була. Әти-әнисенә, иренә күрсәтмичә сеңелесен сагынып үксеп елаулар...  Инде әнисе Гөлсылу апа да тәмам тынычланып, ниһаять, тормыштан тәм табып  яши башлаганда гына язмыш тагын бер авыр сынау китереп куя: грипп авыруы катлаулыкларыннан нибары 59 яшендә кинәт үлеп китә. Әнисен югалтуны Зилә Заһит кызы бик авыр кичерә. Әле дә ярый янында ышанычлы таянычы —  тормыш иптәше Рөстәме, уллары Ренат һәм Нурзил. Алар аның юанычы була.

         Бер-бер артлы якыннарын югалту кайгысыннан адашкандай иңрәп кала... Нишлисең, яшәештә гел кайгы-сагышка батып утыру мөмкин түгел: Зилә Заһит кызын мәктәп, укучылар, җаваплы эше, өйдә ире белән ике баласы, үз йортында ялгыз гомер кичерүче әтисе көтә. Йөрәк әрнүләрен эш, гаилә мәшәкатьләренә чумып басарга тырыша.

         Җыр-моң да аның сагышларын басарга ярдәм итә. Авыл чараларының берсе дә аңардан башка үтми. Ул — авыл, район смотрларының даими катнашучысы, конкурслардан беркайчан да читтә калмый. Бер елны район күләмендәге бәйгедә "Нуриман сандугачы" исеменә лаек була. Кыскасы, сәхнә түрендә һәрвакыт аның моңлы тавышы яңгырый.

         2007 елда Зилә Заһит кызын Нимисләр урта белем бирү мәктәбе директоры итеп куялар. Зур мәктәп, заманында ул 320 балага исәпләнеп төзелгән. Директор вазифасына керешкәндә мәктәптә 300гә якын бала белем алган чор. "Ул елларда югары класслар бар иде, алар белән эшләве рәхәт иде",- дип, сагынып искә ала хәзер ул вакытны Зилә Заһит кызы.

         Балалар кимү сәбәпле 2009 елда оптимизация җилләре Нимесләр урта мәктәбе ишеген дә кага. Ике катлы мәһабәт бина төп урта белем бирү мәктәбе булып кала. Кызганыч, хәзер авылларда балалар саны кимүе Нимесләргә генә түгел, күп авылларга хас. Авылларда яшь гаиләләр аз төпләнә, бар да шәһәр ягын каера. Хәер, аларны да аңлап була, эш кирәк шул яшьләргә. Балалар саны кими торгач 2014 елдан Нимисләр мәктәбе күрше авылда урнашкан Яңакүл урта мәктәбе филиалы - башлангыч белем бирү мәктәбе статусында торып кала. 20 укытучыдан бүген мәктәптә нибары ике укытучы гына эшли. Әле мәктәптә 28 бала белем ала. Анысына да шатлар. Алдагы елда мәктәпкә 9 баланың укырга төшүен күз-каш көтәләр.

         Зилә Заһит "Ел укытучысы" бәйгеләрендә дә катнаша. 2013 елда әлеге бәйгедә катнашып, татар теле укытучылары арасында "Иҗади эшләр" номинациясендә билгеләгәннәр. Тынгысыз укытучы ике брошюра авторы да.

         Әйткәнемчә, Зилә Заһит кызы күп вакытын, мәктәптән тыш, җәмәгатьчелек эшләренә багышлый. 1995 елдан алып, һәр сайлауда зур ышаныч күрсәтеп авылдашлары янә һәм янә авыл советы депутаты итеп сайлап куялар. "Ышаныч күрсәткәч, эшләр белән акларга кирәк инде,— дип көлемсери Зилә ханым. — Халкыбыз бердәм, дус. Кулга-кул тотынышып эшлибез. Чакырганда халык өмәләргә җитез кушыла".

         Былтыр авыл хакимияте, халык белән бергәләп ППМИ программасында катнашып, бүленгән акчаларга мәктәп алдына балалар өчен уен мәйданы урнаштырганнар. Ул 400 мең сумга төшкән. Мәйданчыкны эшләп бетерү нияте белән 2021 елда тагын ППМИ программасында катнашканнар. Җиңүгә ирешсәләр, быел балалар уен мәйданы комплексын җиренә җиткереп, төзеп бетерергә өметләнәләр.

         Тынгысыз укытучы 2021 елдан алып Нуриман районында татарлар автономиясе рәисе дә. Район күләмендә, мәсәлән, Тукай иҗатына багышланган чаралар, бәйгеләр оештырулар, республика конкурсларында да актив катнашулар, якташ әдипләр Зиннур Насибуллин исемендәге әдәби ярышлар, Халисә Мөхәммәдиева, Халисә Мөдәррисова иҗатларына багышланган кичәләр үткәрүләр байтак вакыт  таләп иткән эшләр. 

         Зилә Заһит кызы Нуриман районының "Ихлас" татар мәдәни үзәге методисты да. Үзәктә бик матур музей эшли. Музейда татар халкының көнкүреш әйберләре урын алган, районның күренекле шәхесләре тормышы яктыртыла, кул эшләре күргәзмәсе оештырылган. Үзәктә Зилә Заһит кызы тырышлыгы белән чигү, милли бизәкләр белән түбәтәй, калфак кебек әйберләр эшләүче "Оста куллар" түгәрәге эшли.

         Укытучы буларак укучыларының уңышлары белән дә горурлана Зилә Заһит кызы: 6 укучысы БДПУның - татар теле бүлегенә, дүртесе БДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән. Димәк, алар яраткан укытучылары эзе буенча китәргә карар иткән, бу исә укытучыга шатлык хисләре генә бүләк итә. Укучыларының иҗатлары район, республика басмаларында дөнья күрүе дә аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Әйткәндәй, ул үзе дә район гәзитенең актив авыл хәбәрчесе.

         Югары категорияле укытучы, мәгариф отличнигы, депутат, сөекле тормыш иптәше, ике ул әнисе, 3 оныгына ягымлы картәни Зилә Заһит кызы бүген дә район, авыл җәмәгатьчелек эшләренең уртасында кайный. Нурлы йөзләрендә элеккечә яшьлек дәрте бөркеп торган, эш бәхетен дә, шәхси бәхетен дә туган авылында тапкан, бар гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган хөрмәтле укытучыга алдагы көннәрдә дә бары тик уңышлар гына елмайсын!

Авыл шундыйларга таяна
Авыл шундыйларга таяна
Авыл шундыйларга таяна
Авыл шундыйларга таяна
Авыл шундыйларга таяна
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас