

19 майда Русиядә имтиханнар башланды – 9нчы сыйныф укучылары чит телдән төп дәүләт имтиханы тапшырды. Шул ук көнне Русия мәгариф күзәтчелеге белән туры элемтә оештырылды – укучыларның йомгаклау аттестациясен үткәрү буенча ведомство җаваплы.
Шулай итеп, ОГЭ һәм ЕГЭлар ковид башланганга кадәрле кагыйдәләргә әйләнеп кайтты. Әмма кайсыбер санитар таләпләр үз көчендә калды: болар – имтиханга кергәндә кулларны дезинфекцияләү, тән температурасын үлчәү, имтихан алучыларның битлектә булуы.
Быел имтиханнар тапшыручы укучыларның әти-әниләреннән бихисап зарланулар килгән. Алар: “Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә” дип бездән канцтоварлар тапшыруны яки кәгазь, кайчы һәм башка кирәк-яраклар сатып алырга дип акча таләп итәләр”, - дип зарланганнар.
- Без имтиханнар кабул итү пунктларын кирәкле материаллар белән тәэмин итү буенча барысын да эшләдек, - дип ассызыклады Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев. – Мәктәпләрнең барысы да безгә кәгазь һәм принтерлар өчен картриджлар җитә дип, отчет бирделәр. Дәүләт имтиханнар үткәрү өчен материаллар бирергә тиеш, шулай булгач, аларны таләп итү яки сатып алырга кушу – законсыз! Андый очраклар булса, әти-әниләр безнең кайнар элемтәгә шалтырата ала. Тикшерербез. Имтиханнарны үткәрү буенча кайнар элемтә телефоны +7 (495) 104-68-38.