Барлык яңалыклар

Уңышлар теләп калды

Бүген Башкортстанның 1295 мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады. 

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Бүген Рәми Гарипов исемендәге 1 санлы Башкорт гимназиясендә Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейкада республика хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов та катнашты. Биредә 147 –  11 һәм 120 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Үзенең котлавында Азат Бадранов  чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итте:

“Тормышыгызның яңа битен ачканда туган гимназиягезне онытмагыз, остазларыгыз белән элемтәне югалтмагыз. Алар сезгә белем биреп кенә калмаган, укытучыларыгыз ярдәмендә сез дуслык, аралашу бәхете, тәүге авырлыкларны җиңү кебек тойгыларны да кичергәнсез. Һәрчак хәтерегездә тотыгыз, сез – Беренчеләр!”

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: