Барлык яңалыклар

Югары уку йортларында бюджет урыннары арткан

 2022/2023 уку елында республикада 13 465 абитуриент бушка укый алачак.

Югары уку йортларында бюджет урыннары арткан
Югары уку йортларында бюджет урыннары арткан

Башкортстанда 2022/2023 уку елында 7 югары уку йортында 13 465 бюджет урынына абитуриентлар кабул итәчәк. Киләсе, 2023/2024 уку елында алдан фаразланган саннар буенча - 13 749 абитуриент килүе көтелә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә 2018 елдан башлап республика вузларында бюджет урыннары 1,5 тапкырга артты, дип пост язган иде. Чагыштыру өчен: 2018-2019 уку елында республиканың югары уку йортларында 9992 бюджет урыны булган.

 2023/2024 уку елында бездә барлыгы 590 меңнән артык студент бушлай белем ала алачак. Импортны тиз арада алыштыручы һәм Русиянең фәнни-технологик суверенитетына ирешүче белгечлеккә басым ясала", - диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә. 2023/2024 уку елына вузларга 160 361 бюджет урыны урнаштырылган. Шуларның 112 993е төбәкләргә җибәрелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: