Барлык яңалыклар

Уфа укытучысы 600 000 сум откан!

Бәйге дүрт ай ярым дәвамында барган һәм ул 3 этаптан торган.

Уфа укытучысы 600 000 сум откан!
Уфа укытучысы 600 000 сум откан!

Уфа шәһәрендә яшәүче укытучысы Бөтенрусия конкурсында җиңгән. 15 майда Мәскәүдә шәхси мәктәп укытучыларының “Вклад учителя” II Бөтенрусия конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасы булган. Анда барлык конкурс ярышлары нәтиҗәләре буенча 55 жюри әгъзасы Уфа шәһәренең «Новошколы» шәхси мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юлия Наил кызы Садыкованы җиңүче итеп сайлаган.

Бәйге дүрт ай ярым дәвамында барган һәм ул 3 этаптан торган. Приз фонды 1000 000 сум.

Шулай итеп, 257 катнашучының 12се финалга үткән. 14 майда «Stand Up Store Moscow» сәхнәсендә алар «Укытучы баттлы» нда көч сынашкан, шулай ук һәр укытучы жюрига һәм тамашачыларга стендап-комедия жанрында үз чыгышларын тәкъдим иткән. «Новошкола» дан Юлия Наилевна Садыкова финал кысаларында максималь балл җыеп, төп призны — 600 000 сум алырга ирешкән. Афәрин, Юлия!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: