Барлык яңалыклар

Уфада Соңгы кыңгырау флешмобы үтәчәк

Быел унберенче сыйныфны 4 853 укучы тәмамлаячак.

Уфада Соңгы кыңгырау флешмобы үтәчәк
Уфада Соңгы кыңгырау флешмобы үтәчәк

Быел, 2022 елда, унберенче сыйныфны 4 853 укучы тәмамлаячак. Мәктәп укучылары өчен Уфада соңгы кыңгырау бәйрәме 25 майда Конгресс-холлының «Торатау» мәйданчыгында узачак.

Республика башкаласы хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчикаева хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары бию флешмобында катнашачак, вальс биеп, укытучылар җыелма хор составында җырлый, ә ата-аналар оригиналь котлау сүзләре белән чыгыш ясаячак.

"Соңгы кыңгырау - онытылмаслык бәйрәм. Һәм без чыгарылыш сыйныф укучыларына бу көнне иң матур һәм дулкынландыргыч вакыйга буларак истә калдыру мөмкинлеген бүләк итәргә телибез. Чара зурлап үтәчәчәк.Төп бурычыбыз - бәйрәмдә катнашучыларның һәм кунакларның хәвефсезлеген тәэмин итү", - диде Уфа вице-мэры.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: