Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
30 апрель 2022, 12:12

Татар кафедрасына - 30 ел!

М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты татар кафедрасында күркәм юбилей

Татар кафедрасына - 30 ел!
Татар кафедрасына - 30 ел!

 

М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар кафедрасының 30 еллыгына багышланган чаралар узды.
Чара кысаларында «Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның актуаль проблемалары» Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы үтте. Анда Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин да катнаштылар. Аларның икесенә дә “БДПУның шәрәфле профессоры” исеме бирелде.
Көннең икенче өлешендә 30 ел дәвамында университетның татар кафедрасын тәмамлаучы студентлар, кафедра ветераннары чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләп, Васил Габтелгаяз улының сәламнәрен җиткерде һәм кафедрага БТКның кыйммәтле бүләген – ноутбук тапшырды.
«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале
Раушания Рәүф кызы Гәрәевага, Лилия Вәлиәхмәт кызы Буранбаевага һәм Снежана Фәрит кызы Заманова, Альмира Әфтах кызы Ногмановага тапшырылды.
Илсур Сәлихҗан улы Мансуров “Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан” истәлек билгесенә ия булды.
Аннары бәйрәм БДПУның концерт залына күчте. Татар кафедрасын котлар өчен, сәхнәгә Русия Федераль җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте шура рәисе Римма Әмир кызы Үтәшева, БР Дәүләт Җыелышы депутаты Раил Мирвай улы Әсәдуллин, университет җитәкчелеге чыкты.
Бәйрәмдә катнашучылар алдында Айдар Галимов, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Флера Шәрипова, Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары белән беррәттән, БДПУ студентлары һәм Уфа шәһәренең 65 санлы татар гимназиясе укучылары чыгыш ясады.

Татар кафедрасына - 30 ел!
Татар кафедрасына - 30 ел!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: