Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
28 апрель 2022, 20:20

Онлайн режимда

Башкортстан абитуриентлары югары уку йортына керү өчен документларны шулай тапшыра.

fg24.ru
Фото: fg24.ru

Башкортстанның һәм илебезнең башка югары уку йортларына укырга керү очен гаризаны онлайн рәвештә  бирергә була. Бу белем алу мөмкинлеген арттырачак.

Республиканың югары уку йортлары икенче ел «Дәүләт хезмәтләре» аша абитуриентларның гаризаларын «Вузга керү онлайн» сервисы ярдәмендә кабул итә.  Узган ел ул вузларда тест режимында эшләгән.

Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, республиканың 7 төп югары уку йорты бакалавриат, специалитет һем магистратура программалары буенча 2022/2023 уку елына 12 381 бюджет урынына абитуриентларны кабул итәчәк. Шул исәптән аспирантурага – 151 кеше (2021/2022 уку елында – 127), ординатурага 933 кеше (2021/2022 уку елында – 715).

Юнәлешләр буенча саннар түбәндәгечә: мәгариф һәм педагогика-2371 урын; геология, тау эше, нефть – газ эше һәм геодезия – 925; машина төзелеше – 870; информатика һәм исәпләү техникасы – 869; клиник медицина-807 урын.

«Әгәр элек сервис бюджет урыннарына керү өчен генә кулланылса, быел ул бюджеттан тыш керүчеләргә дә, шулай ук максатчан һәм ташламалы бюджет кабул итү урыннарына да эшләячәк. Конкурс исемлекләрен яңарту системасы да эшләп бетерелгән: статусларны үзгәртү берьюлы булачак. Бу абитуриентлар өчен мөһим, чөнки алар гаризаны берьюлы берничә белгечлек һәм юнәлеш буенча бирә ала. Шулай ук алар конкурс барышын реаль вакыт режимында күзәтә алачак", - дип белдерә Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе  Валерий Фальков.

2022 елда Русия югары уку йортларында 2021/2022 уку елы белән чагыштырганда 11 мең 546 урынга бюджет чыгымнары артачак. Шулай итеп, бюджетка 558 мең 44 кеше керә алачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: