Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
23 апрель 2022, 14:47

Диктант яздылар

“Диктант язарга үзем дә килдем. Хөкүмәт әгъзалары, министрлар да килде”, – диде Радий Хәбиров.

Бүген, 23 апрельдә, “Башкорт теле буенча халыкара диктант - 2022” акциясе үтә.

Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр белән бергә республика җитәкчесе Радий Хәбиров та диктант язды.

“Башкорт телен саклау һәм өйрәтү – безнең өчен мөһим бурыч. Нәкъ шуңа үзем дә диктант язарга килдем. Хөкүмәт әгъзалары, министрлар да килде”, – диде ул.

БДУның башкорт филологиясе һәм журналистика деканы Гөлфирә Абдуллина барысына да диктантны уңышлы язуларын теләде.

Телне башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен диктант текстын Русия һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәттула Үтәшев укыды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: