Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 апрель 2022, 10:36

"Соңгы кыңгырау" кайчан чыңлар?

Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев башкала мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен үткәрү көнен раслады.

"Соңгы кыгырау" кайчан чыңлар?
"Соңгы кыгырау" кайчан чыңлар?

Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев башкала мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен үткәрү көнен раслады – 25 май. Әлеге документ мэриянең сайтында басылган. 
Уфа районнары хакимиятләре башлыкларына, Җәмәгать хәвефсезлеге үзәгенә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәлегенә, Янгын сагы идарәлегенә, Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге һәм искәртү эше бүлегенә Соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәргәндә укучылар арасында хокук бозу очракларына юл куймау, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау җәһәтеннән чаралар күрү бурычы йөкләтелде. 
Шунысын да исегезгә төшерәбез, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә Башкортстанда “коры закон” гамәлдә.

...Әзерлек буенча караганда десантчылар көне якынлаша диярсең!!! Менә җитте замана....

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: