Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
10 апрель 2022, 11:35

Тоталь диктант яздылар

Быел аны 1100гә якын кеше язды.

Тоталь диктант яздылар
Тоталь диктант яздылар

9 апрельдә Уфаның 30 мәйданчыгында 1100гә якын кеше тоталь диктант язды.  Аларның 160ы TruD тестын тапшырган: бу рус телен өйрәнүче чит ил кешеләре өчен диктантның махсус версиясе.

Мәйданчыкларның күбесе -  югары уку йортлары һәм китапханәләр, шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае, Республика перинаталь үзәге, «Русия – минем тарих» тарихи паркы, «Кшиштоф» кофейнясы һәм «Котейная» котокафесы.

Тоталь диктант-2022 текстының авторы – Русия  язучысы, тәрҗемәче һәм сценарист Марина Степнова. Мәйданчыкларда аның текстын  популяр телетапшырулар алып баручылар –  Элла Курильская, Рөстәм Габбасов, Лилия Курамшина, Юлия Исәнбердина, Кирилл Кукош, Марина Высоцкая, шулай ук БР Милли яшьләр театры актрисасы Юлия Ныркова, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре  укыды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: