Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
8 апрель 2022, 07:47

БДУда - яңа ректор

Кичә, 7 апрельдә, Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкинның үз вазыйфасыннан китүе билгеле булды.

БДУда - яңа ректор
БДУда - яңа ректор

Кичә, 7 апрельдә, Башкорт дәүләт университеты ректоры, Николай Данилович Морозкинның үз вазыйфасыннан китүе билгеле булды. Физика-математика фәннәре докторы, профессор бу уку йортын 2013 елдан бирле җитәкләде. 8 апрельдән аның урынына Вадим Захаров киләчәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Билгеле булуынча, бүген, 8 апрельдә университетта Гыйльми совет утырышы узачак, анда аны билгеләү булачак.

Вадим Захаров 1975 елның 19 апрелендә туган. 1997 елда Башкорт дәүләт университетының химия факультетын кызыл дипломга тәмамлаган.

  Вадим Захаров - химия фәннәре докторы, профессор, БРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкесендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, фән һәм техника өлкәсендә БР дәүләт премиясе лауреаты, БР фәннәр академиясе профессоры, БР фәннәр Академиясенең Президиумы премиясе лауреаты, «Русия Фәннәр академиясенең иң яхшы фәннәр кандидатлары» ватан фәненә ярдәм фонды премиясе лауреаты.  Русия Фәннәр академиясе медале, яшь галимнәр өчен премия, Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Фән үсешенә зур өлеш керткәне өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

2020 елда Вадим Захаров «Русия лидерлары» өченче конкурсының «фән» белгечлеге буенча финалисты булган.

БДУда - яңа ректор
БДУда - яңа ректор
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: