Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
6 апрель 2022, 12:36

Вузларда яңадан 5 ел укый башларбызмы?

Депутатлардан шундый тәкъдим яңгырады. 

m24.ru
Фото:m24.ru

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Русиядә  югары белем алуның традицион 5 еллык системасын кайтарырга тәкъдим итте. Бу хактагы мөрәҗәгатен ул мәгариф министры Валерий Фальков исеменә юллаган.

Милонов сүзләренчә, соңгы вакытта Русиядә ике баскычлы белем бирүне күзаллаган бакалавриат һәм магистратураның дөреслеге һәм нәтиҗәлелеге турында дискуссияләр барлыкка килде.

 Федерация советында Милоновның идеясен хуплаганнар. Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет рәисе Лилия Гомәрова вузларда 5 ел белем алу мәсьәләсенә карата уңай карашын белдергән.

Бу башлангычның  идеясе яхшы, ди ул. Аның сүзләренчә, Русиядә бүгенге көндә җитешмәгән аерым һөнәрләр өчен вузда биш ел белем алу аеруча актуаль. Бу белгечлекләр исемлегенә сенатор тау инженер эшен кертә. Федерация Советы әгъзасы аның комитеты  аерым белгечлекләр  өчен 5 ел белем алуга күчү юнәлешендә эшли инде дип белдерде.

“Белгечләрне әзерләп өлгерә алмыйлар. Мондый тәкъдимнәр  безнең комитетта өйрәнелә, алар хәтта башлангычлар буларак формалаштырылган, арытаба профильле ведомстволар, экспертлар белән фикер алышачакбыз. Бу тәкъдимнең уңай ягы бар дип исәплибез”, – ди сенатор.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: