

Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге катнашучылары булган Башкортстан вузлары Русиянең иң яхшы уку йортлары рейтингына кергән. Бу исемлеккә барлыгы илнең 41 төбәгеннән 136 университет эләккән.
Белгечләрне әзерләүнең 29 юнәлеше буенча төзелгән рейтингта Башкортстанның 5 вузы урын алган. Алар арасында иң алдынгысы булып Уфа дәүләт нефть техник университеты тора.
"Бүген безнең җәмгыять технологик күчеш чорында тора. Тирәнтен үзгәрешләр безнең эшчәнлекнең бар өлкәләренә дә, ә тәү чиратта мәгарифкә кагыла. Уфа дәүләт нефть техник университеты күптән инде нефтьчеләрне әзерләүче гади вуз гына түгел, ә политехник университетка әйләнде. 29 юнәлешнең инженерларныкы булган 8енә эләгүебез дә моны дәлилли", – ди вуз ректоры Олег Баулин.
Бу рейтингта урын алган тагын дүрт вуз – Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа дәүләт авиация техник университеты, Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Башкорт дәүләт университеты.