

Башкортстан «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында конкурсның сайлап алу турында җиңүче булды.
«Профессионалитет» федераль проекты кысаларында белем бирү-җитештерү үзәкләрен үстерү өчен грантлар бирүгә конкурсның сайлап алу туры тәмамланды. Субсидияне Уфа машина төзелеше көллияте алачак, аның базасында «Машина төзелеше» тармагы буенча кластер оештырыла.
- «Профессионалитет» федераль проекты яңа программалар кертергә, белем бирү - җитештерү кластерларын эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. – Булачак белгечләр әзерләү, укытучылар составының квалификациясен күтәрү, белем бирү программаларын һәм уку планнарын яңадан карау өчен сәнәгать предприятиеләре һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре партнерлыгы күз уңында тора, - дип өстәде ведомство җитәкчесе.
Апрель аеннан «Профессионалитет» проектында катнашучы көллиятләрдә кабул итү кампаниясе башлана, аның кысаларында 16 апрельдә булачак абитуриентлар өчен бердәм Ачык ишекләр көне оештырылачак. Әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында көллиятнең заманча инфраструктурасы, укыту программалары буенча үзгәртеп кору булдырылачак.
Проектның төп максаты-алган һөнәре һәм белгечлеге буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру. Конкурста катнашуга Русия Федерациясенең 54 субъектыннан түбәндәге юнәлешләр буенча 100 гариза тәкъдим ителгән иде: атом сәнәгате, тимер юл транспорты, металлургия, җиңел сәнәгать, химия, фармацевтика, тау эшкәртү тармаклары, авиа - һәм суднолар төзелеше, урман, нефть-газ һәм IT-тармаклар.