

2022 елның февралендә Яр Чаллы шәһәренең 52 нче урта мәктәбендә "Татар телендә һәм әдәбиятында тикшеренү эшчәнлеге: мәктәп һәм университет арасындагы хезмәттәшлек" дип аталган IV Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе үтте. Уфа шәһәре "65нче Татар гимназиясе"нең 9 нчы сыйныф укучысы Калимуллин Илдан, конференциядә катнашып, II урын яулады (Фәнни җитәкчесе – Башкортстанның атказанган укытучысы Насырова Л.У.).
16 мартта Казан шәһәренең "Лицей - инженер үзәге" “М.П. Симонов исемендәге Кышкы укулар" халыкара фәнни-практик конференциясен үткәрде. Конференция Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, "Башкарма комитетның Мәгариф бүлеге" җитәкчелеге, Русия Фәннәр Академиясенең Казан Фәнни үзәге “Федераль тикшеренү үзәге”, А.Н. Туполев исемендәге Казан Милли Тикшеренү Техник Университеты белән берлектә Казан шәһәренең "Лицей - инженер үзәге" автоном мәгариф учреждениесе тарафыннан үткәрелә. Илдан бу конференциядә дә сынатмады. "Рус һәм татар филологиясе" секциясенең җиңүчесе булды. Җитәкчесе - Насырова Л.У.).
Алда да Илданга уңышлар телик! Афарин, Илдан!