Еллар үтә – хәл үзгәрми...

Укытучыларның оклады ике минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәреләрме?

Еллар үтә – хәл үзгәрми...Еллар үтә – хәл үзгәрми...
Еллар үтә – хәл үзгәрми...

2019 елның ноябрь аенда Федерация Советы утырышында ил күләмендә укытучыларның окладын тигезләүнең бердәм системасын булдыру кирәклеге хакындагы мәсьәлә каралган иде. Утырышта фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Виктор Смирнов “Федераль күләмдә укытучыларның хезмәт хакы буенча бердәм нормативлар эшләнмәгән һәм моның зур тигезсезлеккә китерүен белдергән иде.

Бүгенге көндә төбәкләр арасында укытучыларның оклады 3-4 тапкыр аерма бирә. Нәтиҗәдә, тулаем хезмәт хакында да шундый ук аерма килеп чыга”, – дип чыгыш ясаган иде. Утырышта укытучыларның окладын ике минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрү буенча сүз куерттылар.

Әлеге утырыштан соң 2 ел вакыт үтте, әмма окладлар күтәрелмәде. Окладны күтәрү түгел, 2021 һәм 2022 еллар бюджетында укытучыларга хезмәт хакын инфляция күләмендә индексацияләү дә каралмады. Быел, 9 февральдә, Федерация Советында тагын шушы ук мәсьәлә каралды. Анда илнең Мәгариф министрлыгы Русия укытучыларының 76 процентының оклады минималь хезмәт хакына да җитми дигән саннар китерде. Мисал өчен, Көньяк Федераль округка караган Адыгея Республикасында иң түбән оклад – 6371 сум, иң югарысы –11595 сум. Идел буе федераль округында иң түбәне Чувашстанда –5481 сум һәм иң югарысы Татарстанда –14236 сум. Ил күләмендә алып карасак, уртача оклад – 6500 белән 9200 сум арасында.

2022 елның 1 гыйнварыннан ил буенча иң түбән хезмәт хакы 13 мең 890 сум күләмендә билгеләнде. Димәк, якынча алганда, укытучының оклады 27 мең сум тирәсеннән башланырга тиеш иде. Әмма... Хезмәт хакын күтәрүне ил хөкүмәте төбәкләр карамагына җибәрә, ә төбәкләренең, моңа акчасы юк.

Ил җитәкчесе Владимир Путин 2012 елдагы май указларында ук, шушы мәсьәләне күтәреп, “укытучыларның хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакыннан түбән булырга тиеш түгел” дигән максат куйган иде. Әлеге указга тиздән 10 ел була, әмма аны тулысынча үтәлә дип әйтеп булмый. Гомумән, бүгенге көндә хезмәт хакы түләүдә зур җитешсезлекләр бар. Советлар Союзы вакытында шундый зур дәүләттә дә бердәм тариф сеткасы эшләп килде. Укытучыларның хезмәт хакында оклад өлеше һәрчак тигез булды. Әле дә шулай булырга тиеш, чөнки шул ук Мәскәүдәге укытучы да, Махачкаладагы коллегасы да бер предметны шул ук дәүләт стандартлары буенча укыта бит. Калганын төбәкләр, үзләре карап, район коэффициентлары һәм башка өстәмә түләүләр белән хезмәт хакын күтәрә иде. Бүгенге көндә яңа эшли башлаган укытучылар бигрәк тә авыр хәлдә. Шуңа күрә яшьләр мәктәпкә килми дә инде. Килсәләр дә, ике елдан артык эшләмиләр. Окладлар түбән булу сәбәпле, укытучылар репетиторлык һәм башка өстәмә эшләр белән шөгыльләнә. Шулай булгач, белем бирү сыйфаты турында сүз алып барып буламы? Өстәвенә, уйланылып бетмәгән стимуллаштыру өстәмәләре төп эштән аера. Укытучы төпле белем бирү һәм укучылар турында уйлау урынына тагын нинди өстәмә эш башкарып, нинди чараларда катнашып,  баллар җыю турында уйлый башлый. Бу бигрәк тә өлкән сыйныфларда үзен ныграк сиздерә. Ата-аналар “укытучылар укучыларга аз игътибар бирә, үз вазифаларына салкын карый башладылар” дип дәгъва белдерәләр.  Моңа каршы “Учитель” профсоюзлар оешмасы әгъзасы Галина Васильева:”Бу укытучылар гаебе түгел – безне шундый көнгә китереп җиткерделәр. Минемчә, ил буйлап, укытучыларның төп окладын ике яшәү минимумына бәйләргә кирәк, шул вакытта ул кимендә 26 мең сум тәшкил итәр иде. Ул вакытта, бәлки, яшьләр дә мәктәпкә тартыла башлар, Русия кебек бай илдә укытучы хәерче булырга тиеш түгел. Хәерчелек шәхесне баса һәм кимсетә”, – дип чыгыш ясады.

Федерация Советы утырышыннан соң бер атна узуга, депутатлар да дистә елларга сузылган мәсьәләне хәл итү кирәклеген искә төшерә башладылар. Ачыклап әйткәндә, хезмәт хакын яңача түләүгә 2008 елда күчелгән икән. Еллар дәвамында аның гаделсез икәнлеге хакында сөйләнелсә дә, анык карарга киленмәде. 15 февраль көнне Дәүләт Думасы депутатлары Мәгариф министрлыгы укытучылар оклады буенча игълан иткән саннардан соң киңәшмәгә җыелды. Парламентның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисе Нина Останина бу мәсьәлә буенча барлык фракцияләр белән эшче төркем булдыру кирәклеге турында тәкъдим кертте. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин һәрбер комитетка үз тәкъдимнәрен әзерләп тапшырырга күрсәтмә бирде.

“Президент берничә тапкыр Мәгариф министрлыгына, Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына укытучыларның хезмәт хакын үзгәртү буенча күрсәтмә бирде. Чөнки нәкъ әлеге дәүләт органнары бу мәсьәләне күтәреп чыгарга һәм хәл итәргә бурычлы. Дәүләт Думасы да бу мәсьәләне чишү буенча үзенең төгәл тәкъдимнәрен эшләргә тиеш. Проблема бар, президентның май указлары күрсәтмәсе үтәлми”, – диде парламент рәисе. Әмма экспертлар да, укытучылар да чиновникларның чираттагы ышандыруларына зур өметләр багламый. Мәгариф министрлыгы 2022 елның 1 сентябреннән илнең алты төбәгендә укытучыларга хезмәт хакын яңача түләү  буенча эксперимент башларга җыена. Ә башка төбәкләргә нишләргә? Яңача түләү сынавы 1 ел дәвам итәчәк. Ул да әллә эшләп китә ала, әллә юк. Димәк, якын 2 елда укытучылар оклады шул ук күләмдә калачакмы? Моңа карата Русия укытучылар ассоциациясе кординацион советы рәисе Людмила Дудова үз фикерен белдерде:

–Әйе, укытучыларның оклады 10 меңнән дә аз. Һәм кешеләр бу акчага эшләргә тиеш. Нигә мондый гаделсезлек? Факт шунда: укытучыларның оклады регионнар тарафыннан билгеләнә һәм бер үк ставка өчен түләү сизелерлек аерылып тора. Безнең укытучылар, педагоглар, нинди төбәктә, яшәсәләр дә, федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыра. Шулай булгач укытучының оклады да федераль дәрәҗәдә бер булырга тиеш. Нигә аны төбәкләр җилкәсенә салырга? Укытучының ставкасы атнасына 18 сәгать. Аны үзгәртүче юк. Ләкин мондый түбән оклад булганда, укытучылар 36-41 сәгать укытырга мәҗбүр. Көненә, кимендә, 6 сәгать килеп чыга. Аңа өйгә кайткач әзерләнергә дә кирәк бит әле. курслар үтсәң дә, укытучының разряды да, категориясе дә, хезмәт хакы да искечә кала, – диде Людмила Дудова.

Соңгы ике елда хөкүмәт педагогик кадрларны бушлай әзерләү буенча югары уку йортларына квоталарны  арттыра. Бу бик яхшы, әлбәттә. Ләкин укытучының хезмәт хакы үзгәрмәсә, ул яшь белгечләрнең күбесе мәктәпкә эшкә бармаячак, барсалар да озакка калмаячаклар. Бүгенге көндә эшләүче укытучыларның уртача яше 51-53 кә җиткән. Алар хаклы ялга китеп бетсә, балаларыбызны кем укытыр?

Әле 2017 елда ук, Мәгариф министры Ольга Васильева булган вакытта, өчьяклы комиссия укытучылар хезмәт хакының 70 проценты окладка, 30 проценты стимуллаштыру һәм өстәмә эшләр өчен түләнергә тиеш дип, төбәкләргә күрсәтмә биргән иде. Инде 5 ел үтеп бара, бу күрсәтмә кәгазьдә генә кала. 2022 елның сентябрь аенда алты төбәктә башланачак экспериментта да шушы максатлар куела. Тик ул хәлне яхшыртыр дип уйлау  ялгыш фикер, диләр мәгариф өлкәсендә күп еллар эшләгән белгечләр. Бөтенрусия мәгариф профсоюзы рәисе урынбасары Михаил Авдеенко бу экспериментка үз карашын белдерде.

– Сентябрь аенда алты төбәктә башланачак экспериментка зур өметләр багларга кирәкми. Мәгариф өлкәсендә дә хезмәт хакын күтәрү медицина тармагындагы хәлне кабатлаячак. Анда да медицина хезмәткәрләренә оклад өлешен күтәрделәр дә стимуллаштыру, премияләр һәм төнге дежурстволар өчен түләү өлешен кыскарттылар. Бездә дә окладны 70 процентка күтәрәчәкләр һәм стимуллаштыруны, артык эшләр өчен премияне кисәчәкләр. Нәтиҗәдә укытучының тулаем хезмәт хакы күтәрелмәячәк, шул килеш калачак. Һәм ул күтәрелергә мөмкин дә түгел, чөнки өчьеллык ил бюджетында укытучыларның хезмәт хакын күтәрү өчен акчалар каралмаган. Шулай булгач, төбәкләр каян алып аны арттырсыннар, – диде.

Якташыбыз, сенатор Лилия Гомәрова эксперимент үзгәрешләр кертергә тиеш дип исәпли.  Лилия Гомәрова Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитетын җитәкли.

– Эксперимент укытучыларга хезмәт хакы түләүдә ачык механизмнар эшләячәк. Ул ил күләмендә бердәм, гомуми оклад билгеләүне күз уңында тота. Мәгариф тармагында хезмәт хакы түләү бер төрле һәм үтәкүренмәле булырга тиеш, – дип белдерде Лилия Гомәрова.

Вице-премьер Татьяна Голикова минималь хезмәт хакын күтәрү – хөкүмәт өчен стратегик бурыч, дип чыгыш ясады. Аны нинди дәрәҗәгә күтәрергә кирәк? Русия Бәйсез профсоюзлар  федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков моңа үз карашын белдерде:

–“Минималь хезмәт хакы кешенең көндәлек яшәвен тәэмин итәргә генә түгел, ә гаиләсен зурайту мөмкинлеге дә бирергә теш. Шуңа күрә профсоюзлар минималь хезмәт хакын минималь куллану бюджеты нигезендә исәпләргә тәкъдим итәләр.

Безнең белгечләр исәпләвенчә, Русиядә минималь хезмәт хакы рәсми рәвештә кабул ителгәнчә 13890 сум түгел, ә кимендә 40 мең сум булырга тиеш. Моннан тыш, минималь оклад хезмәт хакының түбән дәрәҗәсе дип каралырга тиеш. Хезмәткәргә түләнгән премия һәм төрле өстәмәләр аңа керергә тиеш түгел, бу түбән чик булырга тиеш һәм эш  бирүчеләр беркайчан да аннан түбән түләргә тиеш түгелләр. Күптән түгел моны Русия Федерациясенең Конституцион суды да раслады һәм тариф ставкалары, оклад минималь хезмәт хакыннан түбән була алмый дигән карар чыгарды. Ләкин гамәлдә  күп эш бирүчеләр азрак түлиләр”, – ди профсоюз җитәкчесе урынбасары. Ни өчен шулай?

Р.S . Хәер, мондый хәлдә бер укытучылар гына түгел. Без –журналистларның да оклады шул чама, дистә елар дәвамында үзгәрешсез кала.

 

Фото:rg.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас