Мәгариф, мәгърифәт
25 февраль 2022, 10:00

Радий Хәбиров Уфа балалар һәм диетик туклану үзәгендә булды

“Иң мөһиме – сыйфат”,  диде ул.

Радий Хәбиров Уфа балалар һәм диетик туклану үзәгендә булдыРадий Хәбиров Уфа балалар һәм диетик туклану үзәгендә булды
Радий Хәбиров Уфа балалар һәм диетик туклану үзәгендә булды

Бүген  Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров  Уфаның  мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренә хезмәт күрсәтүче балалар һәм диетик туклану үзәгендә булды. Республика җитәкчесе азык-төлек ярымфабрикатларын һәм әзер ризыкларны җитештерү шартлары белән танышты.

Үзәк директоры Владимир Смирнов сөйләвенчә, 1 582 кешедән торган коллектив  125 мәктәптә һәм 221 балалар бакчасында туклануны оештыра, 126 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә.

2021 елда Үзәк  “Миллионлы-шәһәрнең иң яхшы ашханәсе” федераль конкурсында II урынны алган.

– Ярымфабрикатлар һәм аш-су әзерләү өчен барлык продукция күп баскычлы сыйфат контроле уза, - дип билгеләп үтте Владимир Смирнов. – Моннан тыш, без әзер эшләнмәләрне турыдан-туры үзебезнең базада тикшерәбез, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә туклану мониторингы оештырабыз.

Башкортстан башлыгы үзәкнең җитештерү бүлмәләрен карап чыкты һәм продукция ассортименты белән танышты. Радий Хәбиров аш-суның сыйфатын даими тикшерү мөһим, дип ассызыклады.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас