

Бүген укытучыларны кәгазь эшенә күмделәр. Алар тапшырырга тиешле исәп-хисапларның очы-кырые юк.
Бу уңайдан яхшы яңалык килеп иреште. Башкортстанда укытучыларга артык бюрократик йөкләмәләрне киметү буенча апрельдә Дәүләт Җыелышы – Корылтайда парламент тыңлаулары үтәчәк. Тыңлауларны әзерләүче эшче төркемне булдыру турындагы карарга спикер Константин Толкачев кул куган. Аны вице-спикер Тамара Тансыккуҗина җитәкләячәк.
“Әзерлек барышында безгә киң кырлы анализ ясарга кирәк булачак. Картина тулы һәм дөрес булырга тиеш”, – диде Толкачев.
Аның әйтүенчә, бүген укытучылар күп вакытларын бюрократиягә – отчетлар тапшыруга һәм башка күп төрле кәгазьләр тутыруга әрәм итә. Ә бит бу вакытларын алар балалар белән шөгыльләнүгә багышлый алыр иде.
“Педагоглар үзләренең төп бурычлары белән шөгыльләнергә тиеш, ә артык кәгазь мәшәкатеннән аларны азат итәргә кирәк. Отчет документлары исемлеген яңадан карап чыгарга, артык һәм искергән формаларын алырга кирәк”, – ди парлемент рәисе.
Тыңлауларда катнашучылар педагогларны төп эшләренә комачаулаучы кәгазьләрдән арындырыр дип ышанасы килә.