Мәгариф, мәгърифәт
19 февраль 2022, 08:16

Безнең университетлар...

Олимпиадалар киң мөмкинлекләр ача.

Безнең университетлар...Безнең университетлар...
Безнең университетлар...

Олимпиадалар киң мөмкинлекләр ача.

 

Укучыларның филология буенча Төньяк-Көнчыгыш олимпиадаларын оештыруда  Башкортстан дәүләт университеты алдынгы алты уку йортының берсе дип танылды. БашДУ шушы юнәлештә эшләүче Казан федераль университеты, Себер федераль университеты (СФУ), Төньяк (Арктика) федераль университеты, Себер федераль университеты, Чечен дәүләт педагогия (ЧДПУ) университетлары белән беррәттән, беренчегә олимпиада мәйданы булды.

Тел белгечлеге буенча, Төньяк-Көнчыгыш олимпиадалары башкорт, татар, эвенк, ненец, чечен, юкагир, якут теле һәм әдәбиятлары буенча

уздырыла.
Безнең университет мөгаллимнәре башкорт теле һәм әдәбияты буенча  тест биремнәрен төзегән. Ярышның беренче өлешендә 300 дән артык укучы катнашкан. Йомгаклау өлешенә 107 бала үткән.

– БашДУ мондый чараларда беренчегә катнаша, –  ди башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультеты деканы, профессор Гөлфирә Абдуллина. – Безнең өчен бу зур дәрәҗә. 2022 елда БМО Генераль ассамблеясе игълан иткән “Халыкара туган телләр унъеллыгы” старт алды. Дистанцион үткән олмпиаданың беренче өлешендә катнашучыларның күп булуы безнең өчен сөенечле хәл. Йомгаклау өлеше 2 мартта узачак. Җиңүчеләр һәм призерлар РФ югары уку йортларына, профильле юнәлештә, кабул итү сынауларыннан тыш керә алачак яки БДИда 75 балл җыючыларның нәтиҗәсе 100 балл җыючыларга тиңләшәчәк.

 

Фото:  old.chuvsu.ru

 

Безнең университетлар...
Безнең университетлар...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас