Мәгариф, мәгърифәт
16 февраль 2022, 06:21

Туган телдә китап бүләк иткәнегез бармы?

“Китап бүләк итү дә бит – бәхет, Китап кадерен белгән кешегә”...

bel.cultreg.rubel.cultreg.ru
bel.cultreg.ru

Башкортстанда, Туган тел көненә багышлап, “Дусыңа туган телдә китап бүләк ит” акциясе оештырылды. Ул 15еннән 21 февральгә кадәр үтә.

Рәми Гариповның шигыреннән

“Китап бүләк итү дә бит – бәхет

Китап кадерен белгән кешегә” дигән юллар акциянең девизы итеп алынган.

Чараның максаты – кешеләрне туган телдә китаплар укуга җәлеп итү. Акциядә катнашучылар бер-берсенә туган телдә үзләре яратып укыган китапларны бүләк итәргә тиеш.

Чара социаль челтәрләрдә #подарикнигу хэштегы белән үтә. Анда катнашучылар үзләре бүләк иткән китап нәрсәсе белән кызыклы һәм ни өчен калганнар аны укырга тиеш икәнлеге турында бәян итә.

Әйткәндәй, Башкортстанның Фәннәр академиясе һәм Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты, акциягә иң беренчеләрдән кушылып, республика мәктәпләренә кыйммәтле энциклопедияләр һәм академик басмалар бүләк иткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас