Мәгариф, мәгърифәт
11 февраль 2022, 15:55

Туган тел кадере

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында быел ике зур бәйрәм көтелә: БДПУ үзенең 55 еллыгын каршылый һәм университет кысаларында уңышлы эшләп килүче татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылуга – 30 ел!  

Туган тел кадереТуган тел кадере
Туган тел кадере

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында быел ике зур бәйрәм көтелә: БДПУ үзенең 55 еллыгын каршылый һәм университет кысаларында уңышлы эшләп килүче татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылуга – 30 ел!

 

Шул уңайдан шушы кафедра мөдире, “Башкортстан Республикасында күп теллелелек шартларында туган (татар) тел, әдәбият һәм мәдәният үсешен өйрәнү фәнни-тикшеренү лабораториясе”, “Каюм Насыйри Институтының мәдәни-мәгариф үзәге” җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Сәхиятулла улы Насыйпов белән әңгәмә кордык.

- Илшат Сәхиятуллович, димәк, 1990 елга кадәр БДПУда татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерләүче бүлек булмаган?

- Әйе, 1990 елда БДПУда (ул вакытта БДПИ) татар теле һәм

әдәбияты укытучылары әзерләүче бүлек ачыла. Җиң сызганып эшкә тотынган мөгаллимнәрнең омтылышлары, максатлары зурдан булып, 1991 елда инде бүлеккә җитәкчелек итүче татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да оеша. Ел дәвамында бу даталарга багышланган чаралар булды, юбилейны зурлап уздыру гына кичектерелеп торды, әмма ул булачак. Быел Акмулла университетына - 55, шуның кырында кафедрабызга 30 яшь тулуын да бергә тантаналы билгеләү дөрес булыр, дигән карарга килдек. Пандемия аяк чалмаса, апрель, май айларында тантаналы чараларны уздырырга ниятләп торабыз. Чөнки 30 ел дәвамында бу кадәр зур структураны яшәтергә күп көч салынган, бәяләрлек, аерып әйтерлек уңышларыбыз, хезмәт җимешләребез бар.

- Бу уңышлар нигезендә ниләр ята?

- Кафедра эшчәнлеге башлангычында торган тырыш коллектив зур фидакарьлек күрсәткән.  Элекке чорда ук күп эшләнгән, яхшы нигез салынган, традицияләр булдырылган. Югыйсә, нигезсез традиция була алмый, кафедра яши алмас иде. Беренче көннәрдән үк эшләгән укытучылар һәм укыган студентлар зур энтузиазмлы булганнар. Бүлек ачылу илдә барган күтәрелеш чорына туры килеп, укытучылар шул рухта укытканнар, тәрбия эшен алып барганнар, фән белән шөгыльләнгәннәр. Шул нәтиҗәдә мәгариф, фәнни оешма булып җитлеккәнбез.

- Авырлыкларсыз гына килмәгәндер ул уңышлар?

- Авырлыклар дигәндә, ХХI гасыр башларында билгеле бер күчеш чоры булды. Өлкәдә генә түгел, тоташ илдә, аның иҗтимагый тормышында үзгәрешләр, үзгәртеп корулар барды. Фән һәм мәгариф системасына да кергән шул кризис чорын, тиешле чаралар күреп, лаеклы итеп үттек. Югалтулар да булды, әлбәттә, иң беренче чиратта сан ягыннан студентларны югалттык. Сан ягыннан кимесә, сыйфат ягы китә, сайлап алу мөмкинлеге кими бит. Бюджет урыннарны да каплата алмас көннәр булды. Балалар саны кимегән елларда укырга кабул итү саннары да кимеде. Татар кафедрасы элек тә иң зурлардан булган –заманында елына 125 студент кабул иткәннәр, бу – биш группа. Алты төркем кабул иткән еллар да булган. Без әле дә, башка кафедралардан аермалы буларак, чагыштырырлык зур санда студентлар кабул итәбез, бүген безнең гомуми контингент иң азы – 135, күп булганда 160 тирәсе.

- Җитәкчеләрнең алмашуы нинди нәтиҗәләр бирде. Кадрлар

үзгәреше, кафедра өчен башка форматта яңалыклар күп булдымы?

- Кафедраның уңышы аңа бәйле булган шәхесләрдән тора. БДПУда бу бүлеккә карата җитәкчеләрнең мөнәсәбәте яхшы булган. Ул елларда Эдуард Шәйхулла улы Хәмитов чын татар зыялысы, галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе, шушы югары уку йортының ректоры буларак, татар теле һәм әдәбияты кафедрасын үстерүгә зур тырышлык салган.

Аннары Равил Мирбай улы Әсәдуллин килде. Ул инде педагог, галим, мәгариф системасын бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче кеше. Шул системаны төзеп, камилләштереп, җайга салып, авыр вакытларда аларны яңа рельсларга утырткан кешеләр алар.  Салават Тәлгать улы Сәгыйтов килгәч, башта шик-шөбһә булган иде. Безнең өчен яңа кеше, галим буларак, социолог – педагог түгел, дип уйладык. Беренче очрашуыбыз бүген дә исемдә – мәгарифне генә түгел, ә кафедра, аның эшчәнлеге буенча бөтен проблемаларны бар нечкәлекләре белән белүе гаҗәпләндерде. Аның күп мәсьәләләр буенча тирән фикер йөртүе таң калдырды. Мине аның уйлары кызыксындыра, киңәшләренә колак салам, бу ректорыбыз да университетка да, безнең кафедрага да яңа сулыш бирер дигән өмет зур. Без яңа бер этапка кердек, дип әйтә алам һәм ул уңышлы барыр дип ышанам.

Укытучыны һәм ниндидер юнәлештә фән белгечен еш алыштырып булмый. Һәрбер яңа җитәкче булган кадрларны, булган базаны эшләтергә, үстерергә тиеш. Безнең дә потенциалны югалтмый үстерә килгәннәр. Ә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдирләрен 5 ел саен алыштырып тору булган. Миңа кадәр –Лотфулла Хәбибов, Суфиян Сафуанов, Сәгыйдулла Хафизов, Фәнисә Гафурова мөдир буларак, зур хезмәт салганнар. Алар иҗади эшләгәннәр, фәнни яктан үскәннәр, дип кафедрабызга карата матур бәя бирә алам. Бездә әлеге көндә 5 укытучы эшли. Раушания Гәрәева, Альбина Хәлиуллина, Нурия Хәлиуллина, Фаил Фәтхетдинов. Мәктәп укытучысын әзерләүче югары уку йорты мәктәптән аерым булып үсә алмый. Шуны уйлап, алдынгы укытучылар – Эльмира Хәлиуллина, Зөлфия Мансурова кебек белгечләрне уку процессына җәлеп итәбез.

Кафедра ачылгач, башта БДУ әзерләгән белгечләр эшләгән бездә. Муса Мөлеков, Бәйнә Сәлимгәрәева, Флорида Абдуллина, Динә Мәхмүтшина һ.б. кафедрага килгәч, аңа чаклы булган тәҗрибәләрне үсешкә җиккәннәр. Аларны бүген укучылары алыштырды. Без аларга таянабыз, чөнки алар – безнеке! Кем күпме хезмәт салган – алар кафедраның үсешенә илткән, исемнәре үк тарихка кергән. Кафедра өчен М. Мөлеков – легендар шәхес, күптән түгел 85 яшен тутырса да, гел безнең арада. Аның һәр сүзе безнең өчен кыйммәт, бу яшьтә дә җор сүзен җәлләми. Ул чын мәгънәсендә аксакал! Б. Сәлимгәрәева, Ф. Абдуллина, А. Ногманова, Д. Мәхмүтшина кебек доцентлар, ассистентлардан Р. Миргалимов, А. Әсфәндиярова, Ф. Сәхаветдинова, А.Габдинов, Р.Вәлитова, А. Кашапова, И. Саяхов, З.Фатхетдинова һ.б хезмәт салды. Утыз еллыкка әзерләнгәндә, кыска вакыт булса да эшләп киткән һәр укытучыны барлап чыктым. Бездә тәҗрибә туплаган кешеләр кайда эшләсәләр дә, югалып кала торган түгелләр икән. Әйтик, Айдар Габдинов Татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы, Илдар Саяхов исә бүген Казанда полилингваль мәктәп директоры булып эшли, мәгариф өлкәсендә мәртәбәле җитәкче. Болар бездә аспирантурада укыган егетләр.

- Мәктәп-вуз элемтәләре ничек корылган сезнең кафедрада?

-Бездә диплом алып, мәктәпкә киткән белгечләр белән элемтәләр өзелми. Үзләре дә безне кадерле кешеләре кебек кабул итәләр. Аларга укытучы тәҗрибәсен, осталыгын тупларга ярдәм итәбез, чөнки аларны яхшы беләбез, эшләре барышын күзәтәбез. “Һәрберегез кадерле, элемтәне өзмәгез”, дип торабыз. Кемнеңдер университетта укыганда сәләтләре ачылып бетми, ул мәктәптә генә өр-яңадан сулыш ала –эшли башлагач кына үзен укытучы итеп таныта; кемдер белем алган, әмма башка өлкәдә үзен таба. Гомумән, татар теле укытучылары белән даими аралашырга тырышабыз, чөнки без милләтне үстерә торган милли шәхесләр, үзаңга ия булган белгечләр тәрбияләү өстендә эшлибез.

- Бүгенге көндә кафедраларның төп проблемасы студент җыю булса, сездә ул проблема юк, дисез, Илшат әфәнде. Ничек ул алай?

– Безгә студентлар күп килә, чөнки мәктәп балалары белән системалы рәвештә эшлибез. Бүгенге яшь буын арасында талантлы, соклангыч, мәдәнияткә, матур итеп яшәргә омтылган балалар күп, менә шулар белән эшләргә кирәк. Ел дәвамында бу юнәлештә төрле чаралар бара. Барсын да җентекле уйлап, план буенча башкарабыз. Соңгы вакытта очраклы рәвештә укырга килүчеләр юк. Нигездә шушы бәйләнеш чараларында катнашкан катлам килә, араларында җидешәр ел дәвамында элемтәдә булган балалар бар. Тагын шул сөендерә: ел саен, бездә укып чыккан бер яки ике татар теле укытучысының баласы безгә укырга килә. Бүгенге көндә беренче курста гына шундыйлар өчәү. Ышанычы булмаса, җибәрер идеме ул безгә үз баласын?

     Мәктәп безгә укучылар бирә. Без аның укытучысы белән дә элемтәне өзмибез. Бу уңайдан уңышлы эшләүче “Буыннар сабагы” конкурсы бар. Анда мәктәп укучысы, вуз студенты һәм аларның укытучысы катнаша. Мавыктыргыч чара килеп чыга. Ике елга бер уздырабыз, арытаба да дәвам итәчәкбез. Татар бүлегенә ике дистәдән артык укучы әзерләп биргән укытучылар бар, әйтик, Әлшәй районы, Трунтаиш мәктәбендә Лилия Буранбаева исемле мөгаллимә эшләде. Ул укучыларын үз үрнәгендә укытучылыкка җәлеп итә алды. Зур эш, көндәлек эш бу, без аны күрә белергә, тәҗрибәсен кулланырга тиешбез. Андый кешеләр байтак.  Шул ук вакытта бер генә укытучы да тәрбияләмәгән укытучылар да, татар теле һәм әдәбияты нигә кирәк дигән фикердәге белгечләр дә бар! Бәлки алар начар укытучы да түгелләрдер, әмма...

-  Кафедраның абруен арттыручы тагын нинди яңалыклар бар?

- Зур яңалыкларның берсе ул – “Акмулла олимпиадасы” мәгариф

министрлыгы тарафыннан “Бөтенрусия конкурсы” дип расланды. Бәйге элек вуз эчендә генә үтә иде. Хәзер ул зур мөмкинлекләр бирә, шул сәбәпле, быел татар теле һәм әдәбияты буенча гына да ярымфиналга 250 дән артык кеше чыкты, Татарстаннан да бик күпләр катнашты.

Без кафедрада татар мохите белән генә яшәмибез. Яшьләрдә  гомуми күзаллау дәрәҗәсен дә үстерәсе килә. Ректорыбыз Салават Тәлгать улы моны хуплый. Миллилек белән генә милләтне үстереп булмый, яшьләрдә үзаң дәрәҗәсенә – киңкарашлылык, танып-белү даирәсен үстерү аша ирешергә кирәк. Шуңа күрә безнең бакалавриат, магистратура да укуы бик мавыктыргыч. Кызганычка каршы, бюджет урыннар булмау сәбәпле, аспирантурага килүчеләр юк диярлек. Соңгы елларда фән өлкәсендә калырга теләүчеләр дә сирәк. Бик сәләтле кызлар, егетләр укып чыга бездә. Әйтик, Алсу Латыйпова “Башкортстанда хәзерге татар поэзиясе: милли дөнья картинасы һәм жанр парадигмасы” дигән темага Казанда КФУда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады, бүгенге көндә көллияттә татар һәм урыс телләрен укыта. Ләкин мондый үрнәкләр хәзер сирәк күренеш.

- Читтән килеп укучылар бармы?

- Әйе. Чит илләр белән дә хезмәттәшлек итәбез. Безнең

магистратурада Татарстан вузларыннан, чит илләр – Казахстаннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан ун елга якын инде магитстратурага килеп укыйлар. Кызыл дипломга тәмамлыйлар. “Күптеллелек шартларында татар теле һәм әдәбияты” программасын быел биш Татарстан кызы тәмамлый. Югыйсә, Казанның үзендә укый алырлар иде, ә алар безне сайладылар. Бишесе дә (алтаулар иде, берсе бәби үстерә) кызыл диплом белән чыгачак. Курста өчесе генә башкорстанлы. Әлфия Хәйруллина – Казахстанның Караганда шәһәреннән. Аннан Казахстанның Актүбә шәһәреннән тагын ике аспирантны укытып, сентябрьдә кандидатлык диссертациясе яклаттым. Бакалавр программасы буенча бер таҗик кызы Әминә, егетләре – Мостафа белән Ислам укый. Элегрәк Төркиядән күпләп килеп укыдылар. Шәһәр бабалары да белем ала бездә. Мәсәлән, быел 1 курста Уфадан Камил Нафиков белән Ләйсән Зөбәерова, Мәләвездән Инзилә Мөхәмәтшина укыйлар. Шәһәр егетләре, кызлары, татар телен су кеби эчәләр. Мондый уңай мисаллар күп бездә.

 -Быел олимпиадада призерлар арасында шәһәр балалары күп булды.  Бәйгедә бөтенләй катнашмый калган районнарның булуы аптыратты. Ни белән бәйле бу? Гомер-гомергә авыл баласы туган телне яхшырак белә иде бит.

- Олимпиадалар нәтиҗәсе буенча, авыл баласының урыс телен белүе шәһәрнеке белән тиңләшеп бара. Ә менә татар телен белү дәрәҗәсе шәһәр баласында яхшырак булган очраклар күп. Бу - авыл мәктәпләренең урыс телле мәктәпләр программасына күчеп бетеп бару нәтиҗәсе. Шәһәр мәктәпләрендә татар телен укыту көчлерәк булу белән дә бәйледер. Шәһәрдә шартлар да яхшырак бит инде, көчле укытучылар да бар. Кайсыбер авыл мәктәпләрендә татар теле сәгатьләре бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Димәк, бу мәктәп җитәкчесенең һәм коллективының туган телегә карашы шундый булган. Укытучы юклыкка сылтаналар, ә яшь белегечкә заявка бирмиләр. Күпме эшлибез, һаман килеп, татар теле укытучыларына заявка юк, диләр, хәер башкасы белән дә шул ук хәл. Кирәк татар теле укытучылары мәктәпләргә! Әмма бит ул гаризаны мәктәпләр бирергә тиеш, Мәгариф һәм фән министрлыгы түгел. Ә мәктәпкә ул кирәкми, чөнки шулай мәшәкатьләрдән азат була. Укытучы алса –  әсбап кирәк, сәгать бүлергә, ата-аналар белән эшләргә, гаризалар җыярга кирәк. Эш менә нәрсәдә! Булган мәктәпләрдә дә укытучыларга дәресләр җитми, алар китәргә мәҗбүр була, башка сәбәпләр дә бардыр. Татар теле сәгатьләрен башка предмет укытучыларына өстәмә йөк итеп бирү тәҗрибәсе күзәтелә башлады. Йөкләмә зур, эш хакы түбән. Шундый сәбәпләр нәтиҗәсендә соңгы елда гына өч яшь укытучыбыз мәктәпне калдырырга мәҗбүр булды.

Без мөмкин кадәр күбрәк укытырга тиешбез, мәктәпләрнең санына карап кына белгеч әзерләргә тиеш түгелбез. Яшь белгечләр төрле өлкәдә дә эшләргә әзер була, әйүтемчә, милли мәдәният өлкәсендә эшләрлек белгечләр әзерләргә тиешбез. Без соңгы елларда татар-инглиз телләре белгечлегенә күчтек.

Мәгариф системасында теләсә кайсы туган тел элек электән үгисетелде. Ана теленә һәрвакыт хезмәт, физкультура дәресләреннән дә түбәнрәк итеп карадылар. Туган тел укытучысы гел рәнҗетелә килде. Үз тәҗирбәмнән чыгып әйтәм, туган телләр буенча югары күрсәткечләргә ирешкән укытучылар бар. Аларның мәктәпләрендә ана телләренә дөрес игътибар бүленгән - сәгатьләре бар, иҗади эшлиләр, кабинеты да бар. Укучылары югары күрсәткеч бирә. Шул ук вакытта укытучысын укырга сессиягә дә җибәрмәгән җитәкчеләр бар. “Алыштырырга кешем юк”, диләр. Хәлбуки, укытучының тулы хокукы булса да. Аннары укытучының проблемалары башлана... Нигә мондый мөнәсәбәт, нигә башкорт та, татар да, мари да үз туган телен хөрмәтләми?  Туган телгә, безнең очракта, татар теленә, иң ахырда сәгатьләр бүленә... Туган телне кадерли белү тәрбиясе юк бездә. Аңа мөнәсәбәт шуннан килә. Бүген тел язмышы мәсьәләсе аерым шәхесләрдән дә, ягъни үзебездән тора.

Сабый балаларны туган телле итү бүген шулкадәр авыр проблемага әверелде. Бу бөтен милли телләргә дә кагыла. Мин үз оныкларым туган телле булып үссеннәр өчен, үгет-нәсыйхәтне әти-әниләренә көне-төне тукыйм. Бөтен ата-ана да көн саен аны шулай исендә тотмый. Хәйран калдырган әйберләр бар! Принципиаль рәвештә балаларын урысча гына өйрәткән туган тел укытучыларын беләм. Ул бит укытучы! Аңа сәгатьләр биргәннәр, акча ала, ана теленә карата салкын караш, укырга чакырып торган татар бүлегенә өметсезлек тәрбияли... Районның туган тел укытучылары белән җитәкчелек итүче шундый методистлар да бар. Ә бит анда ничә туган тел өйрәнелә?!. Очраклы кешеләр мәгарифкә килгәнлектән шундый мөнәсәбәт туа.

- Уку әсбаплары үзебездә чыгарыла башлады, инде татар телен укымаска сәбәп булган бер мәсьәлә хәл ителерме икән?

Әйе, I-IX сыйныфлар өчен татар теленнән әсбаплар үзебездә

чыгарыла башлады. Кулланмалар яңа программа буенча төзелде. Аны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Ә үзләре кимчелекләрне бетерүдә ярдәм итмиләр, безнең белән эшләшмиләр? Бәйнә Салих кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә төзелгән китаплар белән озак эшләдек, туган телне укыту методикасына хилафлык килмәде. Мөмкинлек булганда китапларны чыгарырга кирәк. Без шуны аңлап эшләдек. Мәгариф һәм фән министрлыгы бу яктан зур ярдәм күрсәтте.

- Туган телләр язмышы башк төбәкләрдә ничегрәк тора? Сүзебезне шуңа кагылышлы эш системасы белән йомгаклыйк әле, Илшат Сәхиятуллович.

- РФ мәгариф министрлыгының гыйльми проектына ярашлы

поликультур шартларда полилингваль белем бирү системасын фәнни өйрәнү эше бара. Акмулла университетыннан бер иҗади төркем Кавказ республикаларына чыкты, мин Татарстан белән Чувашстанга бардым, кемдер якутларда булды. Ректорыбыз Салават Тәлгать улы Кавказ төбәгендә йөреп кайткач, гаҗәпләнеп сөйләде: “Мин Кавказда туган телләр проблемасы юк дип йөри идем, милли горурлык, менталитет бөтенләй башкача, көчле дип уйлыйбыз бит. Бармаган булсам, белмәс идем. Аларда да шул ук хәл күзәтелә икән. Туган телләргә мөнәсәбәт 5-6 ел элек болай түгел иде, телефон белән интернет шулай эшләде, дип борчылу белдерәләр анда да”,– ди. Дөрес, бар сәбәпләр моңа гына бәйле түгел инде...

Быел балалар бакчаларында шушы проект буенча полилингваль тәрбия бирү торышын өйрәнәчәкбез. Нәтиҗәләр нинди булыр, күрербез...

- Тирән эчтәлекле, мәгънәле әңгәмә өчен рәхмәт сезгә.

 

Туган тел кадере
Туган тел кадере
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас