

Йомгаклау этабы distolimp.bspu.ru платформасында оештырыла.
Эпидемиологик хәлләрнең катлаулы торуы сәбәпле, татар теле һәм әдәбияты буенча Акмулла олимпиадысының 8, 9 сыйныфлар һәм 10, 11 сыйныфлар һәм һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында бәйге, 11 февральдә distolimp.bspu.ru платформасында оештырыла.
Әйтергә кирәк, әлеге олимпиада елдан-ел киң таралу ала. Быел уздырылучы татар теле һәм әдәбияты буенча беренче сайлап алу турында 8 һәм 9нчы сыйныф укучыларыннан 260 кеше катнашып, шуларның 90ны икенче турга узган.
10,11нче сыйныфлар һәм урта һөнәри белем бирү студентларыннан беренче турга 468 заявка кабул ителеп, аларның 159се йомгаклау турына үткән.
11нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентларына олимпиадада җиңү һәм призер булу М. Акмулла исемендәге БДПУга укырга кергәндә өстәмә баллар да китерәчәк. Акмулла олимпиадасы татар теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме, тарих, урыс теле, биология, башкорт теле һәм әдәбияты, инглиз теле, информатика һәм ИКТ фәннәре буенча үткәрелә.
Йомгаклау өлешендә квота ярашлы беренче этапны уңышлы үткән укучылар катнаша. Исемлек бу сайтта: http://distolimp.bspu.ru/template/guest/olimp/news.php?id=0&nid=9
Олимпиада бүген, ягъни 11 февральдә 00.00. сәагтьтә ачыла һәм 12 февральдә 00.00 сәгатьтә ябыла.
Олимпиадада катнашучы шушы вакыт аралыгында, үзенә уңайлы мизгелдә олимпиада битенә үз логины һәм пароле белән кереп, биремне ала һәм документны А4 битендә бастырып эшли.
Җавапны махсус юлларда көрән кара яки кара шариклы, яисә гельле ручка белән язарга кирәк.
Олимпиада биремнәренә төгәл, дөрес җавап таләп ителә һәм ул иҗади биремнәрне дә үз эченә алган.
Иҗади биремнәрне үзаллы эшләргә кирәк!
Интернетттан алынган эшләр өчен 1 балл куела. Иҗади эшләрдә тулысынча охшашлык булган очракта да 1 балл куела.
Җавапларны матур, аңлаешлы итеп язу сорала. Төзәтүләр булырга тиеш түгел. Шуның өчен башта черновойда эшләп карарга тәкъдим ителә.
Эшләр имзаланмый, ниндидер тамгалар кую тыела.
Җавап язылган эш кәгазьләре сканлаштырыла яки фотога төшерелә һәм олимпиада битенә салына.
Файллар катнашучының фамилиясе белән теркәлә, битнең саны куела (мисал өчен, Батыров_1, Батыров_2 һ.б.).
Олимпиаа нәтиҗәләре жюри әгъзалары тикшергәннән соң игълан ителә.
Фото:cn.tripadvisor.com