Мәгариф, мәгърифәт
4 февраль 2022, 07:22

Студентларга да тыңгылык юк...

Иң күңелле чаклары өйдә үтәрме?

kanevskaya.bezformata.comkanevskaya.bezformata.com
kanevskaya.bezformata.com

Коронавирус балаларга да, яшьләргә дә тынычлап укырга ирек бирми.

Бу атнадан республиканың өч югары уку йорты студентлары дистанцион форматта укуга күчте. Эпидемиологик хәл шәптән булмау сәбәпле, Башкорт дәүләт университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты  һәм Башкорт дәүләт аграр университетында белем алучылар әлегә өйләреннән укыячаклар.

БДУ студентлары февральнең 7сеннән 13енә кадәр дистантта булачак. Көндезге бүлектә укучылар өчен дәресләр 14енннән башлана, ләкин аудиторияләрдә 50 һәм аннан артык студент катнашкан берләштерелгән дәресләр үткәрелмәячәк. Ә читтән торып укучылар әлегә дистантта калачак.

БДПУ студентлары 23 февральгә кадәр дистанцион форматта укыячак.

Аграр университетта белем алучылар 12 февральгә кадәр өйләрендә калачак.

Сәламәтлек – иң мөһиме. Шуңа бүгенге эпидемиологик шартларда студентларга күбрәк үзаллы укырга туры килә. Хәер, укыйм дигән кешегә хәзер мөмкинлекләр күп. Үзеңнең генә тырышлык булсын.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас