Мәгариф, мәгърифәт
28 гыйнвар 2022, 04:46

Игътибар! Бәйге! Катнашыгыз!

«Туган телне өйрәнүче мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе педагогы”.

Игътибар! Бәйге! Катнашыгыз!Игътибар! Бәйге! Катнашыгыз!
Игътибар! Бәйге! Катнашыгыз!

«Туган телне өйрәнүче мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе педагогы”.

 

 

Быел февраль аенда республика «Башкортстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе педагогы” һөнәри конкурсы старт ала.

Бу бәйге кысаларында беренче тапкыр аерым – «Туган телне өйрәнүче мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе педагогы” конкурсы уздырылачак.

Конкурсны оештыралар: Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы.

Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эшләүче, мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия программасын тормышка ашыручы мөгаллимнәрнең һөнәри һәм шәхси үсешен билгеләү өчен оештырыла.

Конкурсантлар 3 турда ярыша:

Беренче тур: «Конкурста катнашучының Интернет - ресурсы»;

Икенче тур: – «Балалар белән педагогик чара».

Өченче тур 3 биремнән тора:

«Мастер – класс»;

«Педагогик тәҗрибә белән таныштыру һәм әти-әниләр белән һөнәри бәйләнеш тудыру»;

«Мәгариф сәясәтчеләре белән түгәрәк өстәл».

Гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә.

Бәйгенең шартлары белән тулырак итеп Башкортстан Мәгариф министрлыгы сайтында танышып була.

Кадерле тәрбиячеләр! Булган бөтен тирән белемегезне, хезмәт тәҗрибәгезне, туган телгә һәм аны мирас итеп буыннарга тапшырасы сабыйларыбызга карата сөю һәм тугрылык хисләрегезне танытырга бик яхшы мөмкинлек бу.  Сезгә зур бурычлар йөкләтелгән: ана теленә сабый чакта салынган сөю орлыклары гына иң яхшы шытым бирә, саклана һәм гомерлек була.

Гомумән, тәрбияче үзенең эшен балалар, әти – әниләр, тәрбиячеләр белән иҗади алып барганда гына, ул сабыйларга туган телен өйрәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирешәчәк. Әти – әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә туган телләрне өйрәтү дәвам ителсә генә, ана телләренең киләчәге булыр.

Конкурс бәйгеләрен җиңел үтеп чыгуыгызны телибез!

 

Фото: infourok.ru

 

Игътибар! Бәйге! Катнашыгыз!
Игътибар! Бәйге! Катнашыгыз!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас