

Башкорт дәүләт аграр университеты студенты Рафаэль Хәйдәровны икенче “Кулибин” дип әйтсәк һич арттыру булмас.
Ул бәләкәй чагыннан ук техника белән кызыксына башлый. Кызыксынып кына калмый, ә аны үзгәртеп кору белән дә мавыгып китә.
“Мин картәтием янына авылга кайтып йөри идем, Ә ул – оста һәм тәҗрибәле механик: автобуслар да йөретте, экскаваторда да эшләгән, техниканы бик яхшы белә. Мине дә үзе белән алып йөри, җайлап өйрәтә. Шулай итеп миндә кызыксыну барлыкка килде. Төрле техниканы сүткәнен карап торам, ничек ремонтлый икән дип күзәтәм, – ди Дүртөйле шәһәрендә туып-үскән егет.
Алар картәтисе белән хуҗалык эшләрен җиңеләйтүче техникалар кора башлый. Мәсәлән, мотоблокка махсус агрегат ясап, кар тазарткыч уйлап табалар. Рафаэль 11 сыйныфта укыганда бәрәңге чыгару җайланмасы булдыру турында уйлый башлыйлар. Нәтиҗәдә, мотоблок һәм бәрәңге чоку механизмын берләштереп, бик шәп корылма коралар. “Аның белән көчне генә түгел, вакытны да экономияләргә була. Элек 30-40 минут эшләгән эшне 10 минутта башкарырга мөмкин”, – ди Рафаэль.
Мәктәпне тәмамлаганда инде егет һич икеләнеп тормый механика юлын сайлый. Ул Башкорт аграр университетының механика факультетына укырга керә. Бүген икенче курста белем ала.
“Уку йортында студентларга кызыксынган эшләре белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырылган. Укытучылар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Өйрәтәләр, киңәшләрен бирәләр, төрле бәйгеләрдә катнашырга әзерлиләр”, – ди Рафаэль.
Беренче курста укыганда ул десант һәм резведка өчен җиңел хәрби машинаның схемасын төзи, аның макетын эшли. Танкның үз күчәре тирәсендә әйләнергә мөмкин икәнлеген уйлап таба.
“Моңа кадәр файдаланылган детальләрне гадәти булмаганча, русча әйтсәк, “нестандартно” кулланып була дигән уй килде башыма. “Муравей” мотороллерының гади дифференциалын танкка куйганда аның төрле хәрәкәтләр ясау мөмкинлеге арта, ул урында әйләнә ала”, – дип аңлатты яшь егет. Ул әлеге проекты белән үсмерләрнең В.И. Вернадский исемендәге XXVII тикшеренүләр эшләре бәйгесендә лауреат була.
Боларга өстәп, ул үзенең эзләнүләре буенча фәнни язмалар өстендә дә эшли. Былтыр язын ул “Сириус”та Яшь галимнәр һәм инженерлар саммитында катнашкан. “Зур чакырышлар” алтынчы бөтенрусия фәнни-технология проектлары арасында аның хезмәте җиңү яулый. Финалда илнең 75 төбәгеннән 1460 кеше катнаша. Рафаэль “Арктиканы һәм дөнья океанын үзләштерү” номинациясендә җиңүче дип таныла.
Мехника буенча хезмәтләре өчен Рафаэль беренче курста Башкортстан Башлыгы премиясенә лаек була.
“Киләчәккә теләгем – уңышлы укып, кулга диплом алу. Сайлаган юлымнан алга атлау. Барлык студентларга да теләкләре тормышка ашсын дип телим”, – дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәшем.
Рафаэль кебек үз мавыгуы булган һәм аны үстерү, камилләштерү өстендә эшләгән яшьләребез булу – куанычлы. Уңышлар юлдаш булсын!