

18 гыйнварда, "Уңыш юлы" инновацион туристик һәм мәгариф проекты кысаларында, 65 санлы Татар гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары Уфа шәһәре буенча туристик һәм мәгариф маршрутларында катнаштылар. "Уңыш юлы" ның һәр катнашучысы проект логотибы, блокнот, ручка, маркалы беләзек белән сувенир сумка алды. Ә маршрутта алган тәэсиротлар бәяләп беткесез.
Укучылар Әхмәт-Заки Вәлиди исемендәге республика Милли китапханәсенең сирәк китаплар, китап саклау һәм китапларны санлы форматка күчерү бүлегендә булдылар. Аннары алар БДУда, УДАТУда, самолет двигателе дизайны лабораториясе һәм телекоммуникация челтәрләре факультеты белән таныштылар. Университет укытучылары студентларга лабораториянең уникаль экспонатлары турында сөйләделәр. Куелган экспонатлар барсы да белем бирү максатларында да кулланыла икән. Галим укытучылар уку йортларында әзерләнгән һөнәрләр һәм белгечлекләр белән дә таныштырдылар.
“Уңыш юлы” проекты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2020 елда республика мәгариф киңәшмәсендә игълан иткән "Мәгарифнең санлы трансформациясе - традицион мәгариф өчен перспективалар һәм яңа мөмкинлекләр" күрсәтмәләрен тормышка ашыруның бер төре.
"Уңыш юлы" мәгариф проекты мәктәп укучылары өчен кызыклы һәм эчтәлекле сәяхәт булып та тора. Бу аларга Башкорстанның заманча технологияләре һәм инновацияләре белән танышырга, үзләрендә яңа кызыксынулар ачарга һәм алга таба үсештә аларны тормышка ашыру мөмкинлеген табарга мөмкинлек бирә.