

Декабрь ахырында реконструкциядән соң Уфаның үзәгендә урнашкан 21 лицей үз ишекләрен ачты. Быел ул үзенең 100 еллык юбилеен билгеләде.
Укулар биредә Яңа ел каникулларыннан соң, III чиректә башланачак. Лицей укытучылары белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та аралашты.
“Пандемия шартларындагы катлаулы уку чорын җиңеп чыгуыгыз барыгызга да рәхмәтләремне җиткерәм. Әйе, җиңел булмады, күпләрегез коронавирус белән чирләде, укытучыларга да, балаларга да дистанцион уку форматын үзләштерергә туры килде. Шушы җиңел булмаган вакытны безнең мәгариф системасы лаеклы үтә дип саныйм. Лицейны без тулысынча яңадан төзедек. Биредә укучылар тиешле белем алсын өчен яхшы шартлар тудырылды”, – диде Радий Хәбиров.
Укытучылар төбәк Башлыгын лицейның яңа бинасы өчен генә түгел, иң алдынгы технологияләр буенча җиһазланлырылган кабинетларда эшләү мөмкинлеге булдырылган өчен дә рәхмәтләрен җиткерде.
Чыганак: bashinform.ru