

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, укучыларның каникулын 16 гыйнварга кадәр озайтырга тәкъдим ителде. Бу уңайдан Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый үтенеч белән чыккан.
«Эпидемиологик хәлләр начарлануын булдырмас һәм белем бирү процессы өзелмәсен өчен укучылар каникулын бер атнага — 2022 елның 16 гыйнварына кадәр озайту мөмкинлеген карауны сорыйм», диелгән документта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Моннан тыш, уку планы нормасын үтәү өчен парламентарий Мәгариф министрлыгына укытылмыйча калган дәресләрне киләчәктә компенсацияләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.
Чыганак: "Татар-информ".