

Радий Хәбиров “Башинформ” агентлыгының баш мөхәрриренең Уфа фән һәм технологияләр университеты ректоры кем була? дигән соравына җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, яңа вуз Башкорт дәүләт һәм Уфа авиация техник университетларын берләштерәчәк. Университетларның берләштерелүе турында анык карар кабул ителгән.
“Фән һәм технологияләр университеты ректоры вазифасына без көчле һәм куәтле фигура табарга тырышачакбыз. Ул БДУдан да, УДАТУдан булмаячак”, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы бу вузларны берләштерүнең әһәмияте турында тагын бер тапкыр ассызыклап әйтте:
“Безнең тирәдә көчле вузлар формалашты – башлыча Татарстанда,Удмуртиядә, Пермь краенда, алар “тузан суырткычтай” безнең егет-кызларыбызны суырып ала. Һәм барысы да бездә федераль университет юклыгына гаҗәпләнәләр иде. Хәзер 100әр мең студентлары булган вузлар заманы җитте. Бу вузларның профессурасы һәм студентларының шөбһәләнүләрен яхшы аңлыйбыз. Әмма аңлагыз, елдан-ел БДУ һәм УДАТУның аерым алганда потенциалы кимиячәк һәм алар эре университетлар белән көндәшлек итә алмаячак, шул рәвешле тарихның юл читендә калачаклар”.
Чыганак: bashinform.ru