

Тиздән укулар да башланачак.
Уфада капиталь төзекләндерү эшләреннән соң 21 санлы лицей ачылды. Быел аның 100 еллыгы да икән. Яңа ел каникулыннан соң анда укулар башлана. Төзелеш эшләренә 2020 елда керешкәннәр иде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аны килеп карагач, лицейны модернизацияләүне Республиканың инвестицияле программасына кертү турында күрсәтмә биргән иде. Бүген инде белем учагы бинасы нигезеннән үк сүтелеп, яңадан корылган.
Бу вакыт аралыгында укучылар күршедәге 41нче һәм126нче мәктәпләрдә укып йөрде. Бөтенләй икенче, яңа кыяфәт алган мәктәпне Төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы да килеп карады. Радий Хәбиров укытучылар белән аралашты, катлаулы шартларда да энтузиазм белән эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Укытучылар Төбәк Башлыгына лицейның яңа бинасы һәм алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган уку кабинетлары өчен дә рәхмәт белдерде. 4 катлы бинада 32 уку кабинеты урнашкан, мәктәптә 750 укучы укый. Аны төзекләндерү эшләре 414 млн сумга баскан. Мәктәптә физика-математика, социаль-гуманитар фәннәр тирәнтен өйрәнелә, биредә Пенькевич исемендәге поляк якшәмбе мәктәбе эшли. Анда поляк теле һәм мәдәнияте тирәнтен өйрәнелә.