Мәгариф, мәгърифәт
23 декабрь 2021, 10:11

Яңа елдан соң дәресләр ничек башланыр?

Укучылар мәктәпкә барырмы?

radiosputnik.ria.ruradiosputnik.ria.ru
radiosputnik.ria.ru

Бүген, 23 декабрьдә, ил Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Үзәк күргәзмә залында зур матбугат конференциясен үткәрә.

Ил башкаласыннан Саша исемле малай яңа елдан соң дәресләр ничек башланыр, дип сорады. “Әлегә анык кына җавап бирүе авыр. Шулай да, башлангыч сыйныф укучылары мәктәпкә килер, мөгаен. Югары сыйныфлар да парта артларына утырыр дип бик ышанасы килә”, – дип җаваплады Путин.

Эпидемиологик хәлнең яхшыруы кешеләрнең вакцина ясатуына бәйле. Бары вакцина белән генә коронавирус таралуны туктатып булачак. Бүген 23 миллионнан артык кеше прививка ясатты, дип аңлатты ил җитәкчесе. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас