

Туймазы дәүләт юридик көллияте тәүге тапкыр “Демография” милли проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проектын тормышка ашыруда катнашты һәм сентябрьдән алып аерым категория гражданнар өчен белем бирү үзгенә әверелде. Биредә эш эзләүче һәм мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр, шул исәптә эшсез гражданнар мөрәҗәгать итә ала. 50 яшьтән өлкәнрәкләр, пенсия алды яшендәгеләр, бала карау буенча ялда булганнар, беркайда да эшләмәгән мәктәпкәчә балалар тәрбияләгән хатыннар федераль чыганаклар исәбенә махсус курслар тәмамлады.
–Проект ярдәмендә гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем яисә арытаба шәхси эш ачу максатында өстәмә һөнәр алу мөмкинлеге тудырыла, – дип билгели БРның мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
"Демография" милли проекты Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Чыганак: tuimazy.bashkortostan.ru