Мәгариф, мәгърифәт
21 декабрь 2021, 05:45

Матур эшләребез бар...

"Тәрбия дәресләре - 2021".

Матур эшләребез бар...Матур эшләребез бар...
Матур эшләребез бар...

"Тәрбия дәресләре - 2021".

Рухи кыйммәтләргә караганда матди кыйммәтләр беренче һәм өстенрәк булган бүгенге заманда милли рухи хәзинәләребезне саклап калу, милли педагогикага мөрәҗәгать итү - актуаль проблемаларның берсе.

 "Педагогик белем бирү", "Башлангыч белем бирү", "Мәктәпкәчә белем бирү" юнәлешләрендә белем алган һәм татар телендә сөйләшкән студентлар арасында оештырылган "Тәрбия дәресләре - 2021" бәйгесе дә нәкъ яшь буынның игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтте.

 Күренекле "Әлифба"ның автордашы, нәкъ Стәрлетамак шәһәрендә туып, педагогик техникумда белгеч буларак формалашкан, озак еллар Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укытучысы булган Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова истәлегенә дә багышланды бу конкурс.

 Милли бәйрәмгә әйләнгән бу очрашуда катнашырга теләүчеләр шактый булса да, төрле сәбәпләр белән тик 3 уку йортыннан 5 кыз төрле яктан маһирлыгын күрсәтте. Бернинди киртәләргә карамыйча, М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятеннән килеп, I урын алган Илвина Фарисова үзенең чыгышлары белән сокландырды.

 М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары Әнисә Гыйлметдинова (II урын) һәм Дилә Гомәрованың (III урын) җитәкчеләре Раушания Рәүф кызы Гәрәевага рәхмәтебез чиксез.

БДУның Стәрлетамак филиалын Азалина Сәфиуллина (II урын) һәм Энҗе Нигъмәтуллина (IV урын) якладылар. Жюри рәисе И.С.Мансуров (татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире) һәм жюри әгъзалары: Р.Х.Илишева (башкорт һәм төрки филологиясе факультеты деканы), Ф.С.Назаргулова ("Сәхибҗамал" Башкортстан татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе), Т.Ф. Миңнеәхмәтова ("Башкортстан укытучысы" журналының милли телләр бүлеге мөхәррире), Г.Р. Морзагәрәева (5нче гимназия директоры) чарага һәм кызларның чыгышларына югары бәя бирделәр һәм киләчәктә әлеге бәйгенең, һичшиксез, дәвамлы булырга тиешлеген әйттеләр.

 

Матур эшләребез бар...
Матур эшләребез бар...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас