

Башкортстан студентлары Русия югары уку йортлары укучылары арасында «Ел студенты – 2021» премиясе лауреатлары булдылар.
Мәскәүдә югары уку йортлары укучылары арасында «Ел студенты – 2021» Русия милли премиясенә йомгак ясадылар. Премия Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында узды һәм «Фән һәм технологияләр елы»ның рәсми чарасы булды. Студентлар 12 номинациядә ярыштылар.
Премиядә 75 төбәктән 8 меңнән артык студент катнашты, ә РФнең 71 субъектыннан 600 кеше финалист булды.
Берничә көн дәвамында студентлар шәхси һәм коллектив биремнәрне үз эченә алган конкурс сынауларында катнаштылар: болар үз-үзеңне презентацияләү, махсус тест, кейслар, ачык дәресләр, дебатлар, социаль проектлау һәм рольле уеннар. Җиңүчеләр 20 декабрьдә ВКонтакте социаль челтәренең «Ел студенты» төркеме трансляциясенең туры эфирында игълан ителде.
«Елның студентлар медиасы» номинациясендә БашДУның «ProfcomMedia» медиа берләшмәсе лауреат булды.