

“Шаляпин. Музыка. Театр” балалар сәнгать конкурсына йомгак ясалды. Күргәзмәне ачу һәм җиңүчеләрне бүләкләү В. Пегов исемендәге Уфа балалар сәнгать мәктәбендә узды.
Уфада һәм район-шәһәрләребездә урнашкан балалар сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар жюриның мактау сүзләрен һәм киңәшләрен-теләкләрен тыңлады. Бәйрәм кәефен яшь рәссамнарның Ф.И. Шаляпинның тормышын һәм иҗадын, төрле театраль мизгелләрне сурәтләгән картиналар тудырды. “Мәгариф” милли проекты кысаларында республикада сәләтле балаларны үстерү, аларга иҗади канат кую максатында күп эшләр башкарыла. Әлеге конкурс үтү дә моңа ачык дәлил.
Фото: Башинформ.