

14 декабрьдә, Бишбүләк районына эш сәфәре кысаларында Радий Хәбиров 320 укучыга исәпләнгән 3нче мәктәпнең яңа бинасында булды. 231,7 миллион сумлык объект төзелеше 2019 елда башланган. 2021 елның декабре башында бинада төзелеш һәм монтаж эшләре тулысынча тәмамланып җиһазлар урнаштыру башланган.
Төбәк җитәкчесе сыйныф бүлмәләрен, технология, информатика, милли телләрне өйрәнү кабинетларын, спорт залларын, медицина блогын һәм 160 урынлы ашханәне карады. Республика лаборатория җиһазлары, туклану җиһазлары, мәгариф һәм көнкүреш техникасы сатып алу өчен 19,2 миллион сум бүлеп биргән.
Мәктәп директоры Изольда Родичкина әйтүенчә, педагогик коллектив тулысынча укыту процессына җәлеп ителгән. Оешма 2022 елда - өченче уку чирегеннән эшли башлаячак. Беренче этапта 188 бала дәресләргә кабул ителәчәк. 2022 елның сентябреннән мәктәпкә 320 бала киләчәк һәм Бишбүләк районында икенче смена проблемасы тулысынча чишеләчәк.
Республика башлыгы башкарылган эшнең сыйфатын югары бәяләде,
Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына “Мәгариф” милли проекты кысаларында мәктәптә стоматология кабинеты оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
- Сыйфатлы стоматологик ярдәм күрсәтү проблемасы авылда аеруча актуаль. Шуңа күрә без мәктәпләрдә заманча стоматология бүлмәләр булдыру буенча комплекслы программаны тормышка ашырабыз, - диде Радий Хәбиров. - Әгәр район теш табибы таба алмаса, без сезгә белгеч эзләүдә дә ярдәм итәрбез, диде ул.
Фото: pravitelstvorb.ru