

“Мәгариф” милли проекты кысаларында Бөтенрусия ватанпәрвәрлек, мәхәббәт һәм горурлык тәрбияләү атналыгында туган як геройлары мисалында Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда Батырлык дәресләре үтте. Соңыннан балалар Октябрьский нефть көллиятендә Герой музеен барып күрде, экскурсияне тарих укытучысы Т.Р. Гыйззәтуллин алып барды. Укучылар Т.Л. Нуркаевның хезмәт биографиясе белән танышты, күпсанлы документларны, бүләкләрен һәм геройның шәхси әйберләре белән танышты.
Билгесез солдат көнендә “Лови момент” фотостудиясе укучылары өчен “Исемең билгесез синең, батырлыгың үлемсез” дип аталган Батырлык дәресе үтте. Белем алучылар Мәскәү Кремле бакчасындагы “Билгесез солдат кабере” архитектура ансамбленең барлыкка килү тарихы белән танышты. Бүгенге көндә ул Хәрби дан гомуммилли мемориалы статусына ия.
Чыганак: oktadm.ru