Мәгариф, мәгърифәт
10 декабрь 2021, 13:54

Бердәм дәүләт имтиханы бетерелерме?

Совет мәгарифе мәктәбен юкка чыгару дөрес булдымы?

Бердәм дәүләт имтиханы бетерелерме?Бердәм дәүләт имтиханы бетерелерме?
Бердәм дәүләт имтиханы бетерелерме?

Узган атнада Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин “Кеше иминлеген тәэмин итүдә хокукның роле” конференциясендә чыгыш ясаганда: “Бердәм дәүләт имтиханы бетерелергә һәм аны Совет мәгариф мәктәбе алыштырырга тиеш. Бердәм дәүләт имтиханы яшьләр өчен җәфалану”, – дип белдерде. Бу турыда фикерләр әледән-әле ишетелеп торса да, Александр Бастрыкинның чыгышы аяз көнне яшен ату кебегрәк тәэсир итте. Социаль челтәрләр аның сүзләрен хуплаган язмалар белән тулды. Күпләрне Кремль моны ничегрәк кабул итәр дигән сорау борчыды. Президентның хакимият җитәкчесе урынбасары, матбугат секретаре Дмитрий Песков:

“Бу мәсьәлә вакыты-вакыты белән күтәрелеп тора. Тикшерү комитеты башлыгының мәгариф реформасы турындагы тәкъдимнәре тиешле министрлыкларның игътибарына лаек. Мәгарифнең киләчәк язмышын алар хәл итәргә тиеш. Кремльдә бердәм дәүләт имтиханын бетерү турында фикер алышу юк. Ләкин карашын әйтүчеләр бар, шул исәптән эксперт фикерләре, абруйлы карашлар белдерелә, әмма бу темага аерым сөйләшү юк”, – дип белдерде.

“Гадел Русия – Хакыйкать өчен” партиясе рәисе Сергей Миронов Александр Бастрыкинның Бердәм дәүләт имтиханын юкка чыгару тәкъдименә аңлатма бирде.  “Мин Тикшерү комитеты башлыгының Бердәм дәүләт имтиханын юкка чыгару һәм Совет мәгариф мәктәбен тергезү тәкъдимен тулысынча хуплыйм. Мин укытучылар, ата-аналар һәм мәктәп балалары белән бик күп аралашам һәм Бердәм дәүләт имтиханының яшьләр өчен җәфа булуын үзем беләм. Без бу  турыдагы закон проектын 2016 елда ук Хөкүмәткә әзерләп тапшырган идек. Гомумән, аны сынау чорында ук бетерергә кирәк иде, без бу фикерне 2005 елдан алып әйтеп киләбез. Совет мәгариф мәктәбе дөньяда иң яхшысы иде һәм моны һәркем таныды. Бу безнең закон чыгару тәкъдимнәребезгә юнәлтелгән булырга тиеш”– дип нәтиҗә ясады Миронов.

Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисе Максим Зайцев сүзләренчә, система үзен акламады. “Быел гына түгел, ләкин аны гамәлдән чыгарачакларына мин ышанам. Традицион форматка кайту, әлбәттә, булырга тиеш. Моның белән югары уку йортлары да, депутатлар да, гади кешеләр дә кызыксына”, – диде Зайцев һәм бу системадан чыгу процессы күп вакытны алачак, дип өстәде. Депутат Дума комитетында даими рәвештә БДИның кимчелекләре турында мәсьәлә күтәрелә дип билгеләде. Әлегә илнең Мәгариф министрлыгы бу хакта сүз кузгатмый. Димәк, алдагы берничә елда БДИ булачак әле. “Регнум” агентлыгы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре халыкның 81,6 проценты БДИ кертү Русия мәгариф системасына тискәре йогынты ясады дигән фикердә торуын күрсәткән. Без үзебез, мәсәлән, гадәти имтихан тапшырып мәктәпне тәмамладык. Безнең имтихан биргәнне әти-әниләр, күрше-тирәләр белгәне белде, белмәгәне юк. Берәү дә йөрәк өянәге белән дә егылмады, башын элмәккә дә тыкмады. Һәр фәннең билет сораулары алдан билгеле була торган иде, шуларга җавап әзерлисең дә  имтиханда укытучыңа сөйләп шатландырасың. Үзеңә дә җиңел, укытучы да шат. Каушап калучы булса укытучы килеп тынычландыра, чөнки һәрбер баланың белем дәрәҗәсен һәм сәләтен яхшы белә.

Бердәм дәүләт имтиханы ике максатны – укучыларның белем дәрәҗәсенә бәя бирүне һәм мәктәне тәмамлаучыларны ике тапкыр имтихан бирүдән коткаруны күздә тота, шулай итеп, югары уку йортына кабул итү имтиханын БДИ алмаштыра. Илне алгарышка илтәчәк, инновацияләр, модернизацияләр,нанотехнология-ләр белән эш итәчәк фәһемле, көндәшлеккә сәләтле яшьләрне тәрбияләп үстерү өчен нәкъ менә БДИ кирәк булган икән. Һәрхәлдә, мәгариф реформаторлары безне әнә шуңа инандырырга тырыша.  Ә алга  киткән илләр бу тәҗрибәне үз мәктәпләрендә инде әллә кайчан сынап карап онытканнар. Кайберләре, белем бирүнең сыйфаты начарая баруын күреп, аннан бөтенләй баш тарткан, икенчеләре, БДИ тапшыру шартларын гадиләштереп, укучыларга үз сәләтенә карап, тестларны сайлап алу мөмкинчелеге биргән. Япониядә, мәсәлән, чыгарылыш сыйныф укучылары бер генә мәҗбүри имтихан тапшыра, ә югары уку йортына керер өчен анда, вузның юнәлешенә ярашлы рәвештә, аерым сынау бирү каралган. Ә инде Германия, Франция, Италия, Финляндия кебек алга киткән илләрдә БДИ дигән җәфа бөтенләй дә юк. Сергей Миронов Федерация Советы рәисе булган вакытта ук белдергәнчә, мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханы кертү тәҗрибәсе башыннан  ук уңышсызлыкка дучар булган иде. “Бердәм дәүләт имтиханын уйлап табучылар сигез төрле максатны күз уңында тотып эшләде, без мәктәпләрдә, әлеге яңалык кергән еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр тикшеренү үткәрдек. Нәтиҗәсе аяныч – сигез максатның берсе дә гамәлгә ашмаган”, – диде ул.

Беренче елларда укытучылар балаларга һәръяклап ярдәм итәргә тырышса, хәзер инде Бердәм имтихан сорауларын чишү кайберәүләр өчен бизнеска әверелде. Ата-аналар балалары яхшы нәтиҗәгә ирешсен өчен уку йортлары галимнәрен дә шушы эшкә җәлеп итә. Соңгы акчаларын җыеп булса да репититор яллап, баланы имтиханга әзерлиләр.  Имтихан биреләсе көнне ата-ана, кайсы эшеннән сорап китеп, кайсы моның өчен махсус ял алып, балаларына ничек тә ярдәм итү юлын эзли. Шулай итеп, бердәм дәүләт имтиханы, чын мәгънәсендә, бергәләп имтихан тапшыруга әйләнә. Мәктәпләрнең эшчәнлеген БДИ баллары белән бәяләү алга  таба да  дәвам итсә, мәгариф тулысынча җан-тәслим кылачак. Ни кызганыч, бүген безнең укытучылар балалар өчен түгел, мәгариф чиновникларына,  түрәләргә җибәреләсе отчетлар өчен укыта. Русия укытучысының ялган күрсәткечләр өчен эшләве мәгарифне богаулап куйды.

Бүген мәктәпнең төп эше БДИга әзерләнүдән тора. Элекке идеологиягә нигезләнгән тәрбия дә үзенең әһәмиятен югалтты. Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Петр Толстой: “Бердәм дәүләт имтиханы җәфа гына түгел, ул безнең мәгарифне көрчеккә илтүче явыз система. Бу системаны сынау вакытында ук бетерергә кирәк булганлыгы белән мин тулысынча килешәм”, – дип чыгыш ясады.

Кайберәүләр тикшерү комитеты башлыгы Александар Бастрыкинның чыгышын “ул нигә үзе җитәкләгән оешмадан ерак  торган мәгариф тармагына кысыла”,  дип кабул иттеләр. Минемчә, ул кысылмый, бары тик заманча мәгариф системасының чынбарлыгы турында бәян итте. Имтихан бирүдән куркып яки нәтиҗәләре түбән булган күпме яшьләребез үз-үзләренә кул салдылар бу еллар эчендә. Сыйныфының БДИ күрсәткечләре түбән булуы аркасында үзләренә кул салучы укытучылар да юк түгел. Моны Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкиннан да яхшырак белүче бармы соң? Аянычлы хәлне тулысынча белгәнгә күрә ачынып чыгыш ясый бит инде ул. Хөрмәтле ата-аналар һәм укытучылар бу турыда ни уйлый? Сезнең фикерләрегезне дә көтеп калабыз.

Фото: rbc.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас